“Коронавируслы” вәзгыять Актаныш районының шактый ныгып килгән эшмәкәрлек линиясенә җитди сынау булып чыкты. Санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр кертелгән үзизоляция режимы кече һәм урта бизнес вәкилләрен, үзмәшгульләрне “ике кулсыз” калдырды. Бүген алар район, республика, гомумән, ил җитәкчелегеннән ярдәм, таяныч эзләргә мәҗбүр.
Актаныш районында үзмәшгульләрнең саны гына да биш йөздән артып китә. Районның яшәешенә көчле дулкын булып килеп кергән әлеге төркемне бу көннәрдә бер сорау берләштерә: без нәрсә эшләргә тиеш? Бүген район башлыгы катнашында видеорежимда үткән киңәшмәдә дә еш яңгырады бу сорау. Ләкин килеп туган вәзгыятьтә җайлы гына җавап табып булмый аңа.
Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән видеоочрашуда Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар врачының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, “Актаныш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" учреждениесе җитәкчесе Назыйф Салихов, Актанышта урнашкан банкларның идарәчеләре, белгечләр катнашты.
Актанышта 14 нокта чәчтараш хезмәте күрсәтә, җирлектә маникюр, массаж салоннары, матурлык студиясе бар. Коронвирус авыруы таралу куркынычы булганда, нәкъ менә шушы сферада эшләүчеләр халыкка хезмәт күрсәтә алмый, чөнки алар турыдан-туры кеше белән контактка керергә мәҗбүр. Бу исә чир таралу куркынычын реаль арттыра. Видеоэлемтә аша Луиза Мәхиян кызы бу хакта тагын бер кат искәртте.
Гомумән, кайсы өлкәне алма, шунда чикләүләр. Бу аңлашыла да – шаяра торган вакыт түгел. Әмма кече һәм урта бизнес вәкилләренә, үзмәшгульләргә, аларның гаиләләренә, балаларына алга таба яшәргә, ашарга кирәк, аларның да кредитлары, бурычлары шактый. Бу очракта нәрсә эшләп була соң? Дөрес җавап, билгеле, “көтәргә, сабыр итәргә” булыр иде, әмма бу очракта җавап берәүне дә канәгатьләндерми.
Шуңа күрә район башлыгы Энгель Фәттахов эшмәкәрләр белән видео аша очрашып, аларның сорауларын тыңлады, әлеге катлаулы ситуациядән чыгу юлларын бергәләп эзләргә кирәклеккә басым ясады ул.
- Бер-беребезне ишетик, проблемадан чыгу юлларын карыйк.Сезнең проблемалар тиз арада хәл ителәчәк дип ышандыра алмыйм, әмма район эчендә, үзебездән торганнарын хәл итүдә, һичшиксез, ярдәм итәчәкбез, - диде ул, экранның теге ягында ут йотып утырган райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп.
Киңәшмә барышында үзизоляция чорында эшләү хокукына ия объектлар исемлеге яңгыратылды. Бу исемлектә азык-төлек һәм беренчел кирәк-ярак , күзлек-линза, җирләү кирәк-яраклары сату нокталары; әзер ризыкны илтеп бирү шарты белән, җәмәгать туклану урыннары; төзелеш материаллары кибетләре; машина ремонтлау урыннары, зоокибетләр һ.б. бар. Әмма аларда да саклык чаралары төгәл үтәлергә тиеш.
Бүген Актаныш эшмәкәрләрен, үзмәшгульләрне төп ике мәсьәлә борчый: аларның өстендә булган кредитлар һәм аренда түләве. Аренда түләве, шөкер, район җитәкчелеге дәрәҗәсендә хәл ителер кебек. Бу мәсьәләдә алтын урталык табылмый калмас. Тик менә кредитларның түләү срокларын чикерү проблемасы актуаль булып кала. Юкса, ил күләмендә “кредит каникуллары” игълан ителгән. Әмма алар ни дәрәҗәдә эшли – монысын әле аңларга, өйрәнергә кирәк. Ә мондый каникулга ия булу өчен берничә шарт бар. Энгель Фәттахов банк идарәчеләренә һәм үз урынбасарларына әлеге проблеманы җентекләп өйрәнү бурычын йөкләде.
Бүгенге онлайночрашу ике яклы аралашу форматында барды. Эшмәкәрләр, үзмәшгульләр район башлыгына үз сорауларын юллады. Аларга якын арада җаваплар биреләчәк.
Коронавирус белән бәйле әлеге вәзгыять илдә күпмегә сузылыр – билгесез. Әмма без бу афәтне бердәм булып җиңеп чыгарга тиеш. Эшмәкәрләр дә үз проблемалары белән бергә-бер калмаячак – шунысы анык. Бүгенге видеоэлемтә дә соңгысы түгел, район җитәкчелеге белән аралашу, проблемадан чыгу юлларын эзләү шул рәвешле дәвам итәчәк.