Күзләрне иркәләп, муллык вәгъдә итүче басуларны “Чәчер” хуҗалыгында күрдек без. Сокланудан әйтелгән мактау сүзләрен җитәкче Радик Солтанов тизрәк төзәтергә ашыга: ”Сөбханалла, дип әйтегез”,- ди ул уҗым басуларына күз тиюдән куркып. Радик абыйның борчылуы урынсыз түгел. Игенче өчен яшь бодай үсентеләре яңа туган сабый кебек. Әле аларның башак булып өлгергәнче, табигать галәмәтләрен исән-сау кичәсе бар.
.png)
“Чәчер” хуҗалыгы 3932 га мәйданда төрле авыл хуҗалыгы культураларын үстерүне алга максат итеп куя. Бу эшне бераз җиңеләйтеп, тәвәккәлләп, былтыр көздән 1195 гектар мәйданга кышлаучы культуралар чәчелә. Аллага шөкер, беренче өметләр акланган, уҗымнар яхшы тишелгән, шушы вакытка урыны-урыны белән, 15-20 см үсәргә дә өлгергәннәр. Бу, әлбәттә, кышның уңай килүенә генә бәйле түгел, игенчеләрнең намуслы хезмәт күрсәткече дә. Беренчедән, басу туфрагы ныклап эшкәртелә, икенчедән, агротехник таләпләрне тиешенчә үтәлә, өченчедән, минераль ашлама кертелә, югары репродукцияле орлык чәчелә.
.png)
Кайчандыр, авырлык белән көн күрүче хуҗалыкның быел “Актаныш игенчесе” дигән брендлы хуҗалыклар рәтен тулыландырасына шик юк.
- Ел саен тулай җыем күләме арта бара бездә: 2017 елда 46 мең тонна, 2018 елда 52 мең, 2019 елда 66 тонна уңыш җыеп алдык. Быел исә 90 мең тонна валовкага тырышабыз,- ди директор Радик Солтанов.
.png)
Чәчер, Бикчәнтәй, Чат, былтыр гына алган Уръяды басуларына бер гектар мәйданга 84 кг исәбеннән ашлама кертү оештырыла. Бүген Чәчер бригадасының 120 гектарлы басуларында арпа чәчүне тәмамлыйлар, иртәгә Чатта әлеге культура җир куенына иңдерелә башлый. Чәчүгә керешкәнче, иң элек туфракның бәрәкәтен тагы да арттыру өчен ашлау мәҗбүри куелган. Җир сые белән өзеклек юк. Ашламаны үзләре үстергән горчицаны сатып алганнар. Гомумән, горчицаны игә беләләр “Чәчер”дә. Җиде ел җитештерү дәверендә бар нечкәлекләренә төшенгәннәр.
.png)
Кырларны иңләп-буйлап гизгән куәтле техникаларны авылда яшәүче ир-егетләр иярли, күрше Татар Суыксуы авылыннан да килеп эшлиләр, берничә механизатор “Әнәк” агрофирмасыннан эшкә килгән. Илдус Моратов алыштыргысыз механизаторларның берсе.
.png)
- Апрель башыннан басуда инде мин. Узган ел 22 метрлы ЗЯБ тырмасын бирделәр. Быел 600 га дым каплаттым, хәзер чәчү алдыннан культивациядә. Алдагы ике атна эчендә көннәр матур торса, чәчүне тәмамлап та куярбыз. Көзен үзебез чәчкән икмәкне исән-сау җыеп алырга язсын,- ди яшь игенче.
.png)
Быелгы язгы кыр эшләре барышында “Чәчер” хуҗалыгында гомум исәпләгәндә, 2930 гектарда язгы, 139 гектар күпьеллык культуралар чәчү күздә тотыла.
.png)