Шул рәвешле райондашларыбыз ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итә. Аларның бурычы: азык-төлек һәм дарулар сатып алып кайтып бирү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү.
– Өлкән кешеләр төрле йогышлы авыруларга тиз бирешүчән, – дип билгеләп үтте Киров авыл җирлеге волонтерлары Зәмзәмия Сәетова һәм Зөһрә Кадыйханова, – аларны артык мәшәкатьләрдән, кешеләр күп йөри торган урыннарга барудан чикләү өчен, без аларның үтенече буенча кибеткә, почтага барабыз.
Әлеге максатлар өчен кайнар элемтә эшли. Ялгыз яшәүче өлкәннәр 8 (85552) 3 -02 -80 яки 8 (85552) 3 -44 -09 “кайнар линия” телефоннары буенча мөрәҗәгать итә ала.
Районда бу юнәлештә эш алгоритмы эшләнгән, барлык волонтёрларның да тиешле пропусклары бар, алар индивидуаль саклану чаралары – битлекләр һәм перчаткалар куллана. Волонтёрлар заказны китергәндә, өлкәннәр белән мөмкин кадәр азрак контактта булырга тиешлекләре турында кисәтелгән.
Волонтерлар район гражданнарын әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булырга – өлкән яшьтәге күршеләргә, танышларга ярдәм итәргә чакыра.