САКЛЫК ЧАРАЛАРЫ КҮРЕЛӘ: Актанышта күпфатирлы йортларны дезинфекцияләүнең икенче дулкыны төгәлләнде.

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Актаныш авылында  коронавирус белән бәйле үзизоляция режимында күпфатирлы йортларны    икенче тапкыр дезинфекцияләү эше төгәлләнде.

Үзәктә һәм РТС бистәсендә андый йортлар саны 74кә тәңгәл.   “Яран” торак-милекчелек ширкате рәисе Рәшит Фәрдиев сүзләреннән аңлашылганча, дезинфекцияләү эше Актанышның барлык күпфатирлы йортларын колачлаган. Әлеге эшне махсус бригадалар башкарып чыккан. Шул рәвешле, подъезд ишекләре, ишек тоткалары, ут сүндергечләр, домофоннар, култыксалар, почта тартмалары махсус дезинфекция чаралары белән эшкәртелгән.

- Халык дезинфекцияләүне аңлап кабул итте. Башта йортларда яшәүчеләргә бу эшнең мөһимлеген аңлаттык, - ди Рәшит Тимер улы.

Ә калганы халыкның үзизоляция  шартларын ничек үтәвеннән тора.  Өй режимы  коронавирустан саклануның әлегә иң ышанычлы чарасы булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International