Әтәстә 2015 нче елда “Татарстан Республикасы районнарында авыл мәдәният йортлары төзелеше” программасы кысаларында яңа Җәмәгать үзәге төзелгәч, авыл яктырып-балкып китте. Алты авылда 630 кеше яшәгән Әтәс авыл җирлегендә, гүя, яңа тормыш башланды. Смотр концертлары, авыл көннәре, спектакльләр куюга олысы да, кечесе дә ныклап тартыла башлады.

Районкүләм бәйгеләрдә Әтәс артистлары уңышлы чыгыш ясап, бәйгеләрдә җиңүләр яулый.
Элекке клуб 1985 елда төзелеп, авыл халкына 30 ел хезмәт итте.
