ҮЗИЗОЛЯЦИЯ РЕЖИМЫН ҮТӘМӘГӘН ӨЧЕН РАЙОН СУДЫ ҖӘЗАГА ТАРТА

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

30.12.2002 елда гамәлгә кергән 195-ФЗ санлы РФ административ хокук бозулар Кодексына 2020 елның 1 апрелендә “Гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү” буенча яңа үзгәрешләр керде, әлеге маддә 12 апрельдән законлы көчкә ия.

Актаныш район суды, район территориясендә коронавирус эпидемиясен таратмау максатыннан игълан ителгән үзизоляция режимы кагыйдәләрен үтәмәгән гражданнарның административ эшен карады. 14 апрель көнне бер райондаш бер мең сум, икенчесе дүрт мең сум күләмендә штраф түләү җәзасына тартылды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International