ТАБИГАТЬ 45 ЕЛ ЭЛЕК КУЙГАН РЕКОРДЫН КАБАТЛЫЙ – АКТАНЫШ ЧӘЧҮГӘ ИКЕ АТНА АЛДАНРАК КЕРДЕ

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

 Актаныш районы аграрийлары быел язгы чәчүгә ике атна иртәрәк  керде. Мондый иртә яз районның игенчелек тарихында 1975 елда теркәлгән булган. Ул елны актанышлылар язгы чәчүне 1 майга төгәлләгән.Быел исә, һава шартлары уңай торса,  хуҗалыклар язгы кыр эшләрен 5 майларга тәмамлауны максат итеп куя.

Илдә коронавирус белән бәйле вазгыятькә карамастан, авыл хезмәткәрләре бер генә минутка да эштән туктап тормый. Аларның бүген иң җаваплы чорлары. Язның бер көне – елны туйдыра, ди халык.

Актаныш районы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек идарәсенең  оператив белешмәсеннән күренгәнчә,  барлык хуҗалыклар да язгы чәчәүгә кергән.  Шул ук вакытта, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау эшләре финиш сызыгына якынлаша.

- Бүгенге көндә азык-төлек иминлегенең әһәмияте тагын да арта. Игенче алдына заман үз таләбен куя: барысын да вакытында эшләргә һәм район, республика өчен яхшы уңышка нигез салырга кирәк. Иң мөһиме, техника  төзек булсын, үзебез дә сәламәт булыйк, эшне дә вакытында төгәллик, – диләр кыр батырлары.

Быел чәчү агрегатлары  иң беренче булып “Актаныш”  агрофирмасында һәм “Чәчер” җәмгыятендә хәрәкәткә килде. Ике-өч көнендә уңганнарның үрнәген башка хуҗалыклар да куәтләп, чәчүгә кереште.

Хәзерге көндә хуҗалыклар арпа, солы культураларын, берьеллык үлән һәм катнаш азык чәчү белән мәшгуль. Гомумән алганда, районда язгы чәчү 56 500 гектарда планлаштырыла. Иң зур чәчүлек мәйданнары “Әнәк” (9 700 га), “Актаныш” (8 700 га) агрофирмаларында, “Башак” (3 800 га), “Тамыр” (4 087 га) хуҗалыкларында.  15 апрель көненә 3 процент мәйданда чәчү башкарылган.

Район чәчү орлыклары белән 100 процентка тәэмин ителгән, ашлама бер гектарга 54,3  килограмм туры килә.

- Быел бер гектар чәчүлек мәйданына туклыклы матдә 70 кг нан да ким булмасын дигән бурыч куелды. Ашлама туплап бүген дә дәвам итә, - ди бу уңайдан районның баш агрономы Рәфит Мирзаһитов.

Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культуралары уңышын арттыруда төп нигез булып тора. Ашламалар, уңышны гына түгел, үсемлекләрнең сыйфатын да арттыра: аларда шикәр, май, аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләмнәре арта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау һәм кертү эше җитәрлек күләмдә алып барылмый торган хуҗалыкларга моңа игътибарны арттыру эше йөкләтелде.

- Техниканың төзек һәм җитәрлек булуы безгә  кыска срокларда чәчү эшләрен башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Әмма күп нәрсә һава торышына бәйле. Чәчүне башлаган көнне һава температурасы +16 градуска кадәр күтәрелде,  кичке сәгать дүрттә җылылык чәчү тирәнлегендә + 8 градус иде,  - ди Рәфит Яһүдә улы.

Сүз уңаеннан, районда уҗым культуралары кышны исән-сау чыккан. Югалтулар аз күләмдә. Нигездә, көзге бодай зыян күргән. Монда инде гаепне табигатькә сылтап булмый. Кемнәр көздән туфракны үз вакытында эшкәртеп, ңитәрлек дәрәҗәдә минераль ашламалар кулланмаган, югалтуларны шул хуҗалыклар кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International