Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул ителгән 249 номерлы Указы буенча ана (гаилә) капиталына хокукы бар яисә хокукы буган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларына 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк
15 апрельгә һава торышы.
Үзизоляция турындагы канун көченә кергәннән соң, автотранспорт предприятиесе 25 марттан Актаныш районы авылларына автобус маршрутларын туктаткан иде, 30 марттан шәһәрара маршрутлар да ябылды. - Бүгеннән, 14 апрельдән район эчендә автобус хәрәкәте үз көченә кайтты, 8 маршрут буенча авытобуслар йөри башлады,- дип хәбәр итә АТП җитәкчесе Айзат Шакиров.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын Такталачык җирлеге яңа һәйкәл белән каршы ала. Ә һәйкәлдә исә халык хәтере. Ул дәһшәтле көннәрне искә төшерә, ветераннар күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта.
.jpg)
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 15 апрельдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр дистанцион форматта интернет челтәрендә, турыдан-туры трансляцияләүне оештыру юлы белән, эшкуарлар өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә.
«Фабрика PRO: Антикризис» республика эшкуарлары өчен бушлай курс кысаларында 14 апрельдә чираттагы онлайн-дәрес узачак, аның темасы - онлайн-илтеп җиткерүне оештыру. 2020 елның 6 апреленнән 27 апреленә кадәр барлыгы 25 шундый дәрес планлаштырылган.
Консультация - интенсивлык турында кисәтү
метеорологик күренешләр 18 сәгатьтән 13 апрельгә кадәр 09 сәгатькә кадәр. 2020 елның 14 апрелендә
2020 елның 14 апрелендә төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе бүлмә һәм балконны берләштерергә ярыймы дигән сорауга аңлатма бирә.
Зур булмаган фатир хуҗалары торак мәйданын арттырырга теләп, иң кыю карарларын тормышка ашыралар. Шундый киң таралган алымнарның берсе булып балкон (лоджия) белән бүлмәне берләштерү.
Әле күптән түгел генә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе реконструкция, үзгәртеп кору һәм үзгәртеп коруның нәрсә икәненә, вәкаләтле органнар белән нинди эш төрләрен килештерергә кирәклегенә, шулай ук законнарда нинди үзгәрешләр кертелүгә аңлатма биргән иде инде. Бу темага өстәмә итеп, бүлмә һәм балконны берләштерергә ярыймы икәнлеген аңлатабыз.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу атнада Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе "кайнар линия" телефонын эшләтеп җибәрде.
13 апрельдән башлап, Татарстанның КФҮ офисларында алдан язылу буенча хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу, ЕГРНнан белешмәләр бирү, шулай ук өстәмә документлар тапшырырга мөмкин.