Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов үзизоляция шартларында авыл хуҗалыгы тармагында алып барылган эшчәнлек белән танышты. Бүген ул "Аккош" бренды астында кош итен күпләп җитештерүче Актаныш кошчылык инкубатор станциясендә, "Чишмә" агрофирмасында булды, җитештерү барышы белән танышты.
Барыбызга да билгеле булганча, коронавирус аркасында мәдәни чаралар тыелды. Күп кенә музейлар, театрлар онлайн хезмәт күрсәтүне башлап җибәрде. Дөньяның иң күренекле, билгеле мәдәни залларына түбәндәге сылтамалар буенча кереп, экскурсиядә булу мөмкинлеге бар һәм болар барысы да бушлай.
“Яран” торак-милекчелек ширкате бүгеннән күпфатирлы йортларның подъездларын дезинфекцияләүне башлады. Подъездагы баскычлар, аларның култыксалары, фатир ишекләре, почта тартмалары, кат белән кат арасындагы кечкенә мәйданчыкка куелган велосипедлар, кыскасы, нәрсә бар барысы да натрий гипохлоридының 15 процентлы эремәсе белән йогышсызландырыла. Җитәкче Рәшит Фәрдиев, препаратны даруханәдән сатып алабыз, диде. Кулланылучы дезинфекция чарасы әйләнә-тирә мохит өчен дә, кешеләр өчен дә куркынычсыз.
.png)
Соңгы елларда Актаныш районында ат асраучылар саны сизелерлек арткан. 2019 елның шушы чорында аларның саны 460ка тәңгәл булса, быел, бу күрсәткеч 68гә артып, 528 башны тәшкил итә.
.jpg)
«Россиядә эш " порталында эшсезлек буенча пособие ничек рәсмиләштерергә? Помощь и поддержка https://trudvsem.ru/information/about/help
Начар метеорологик күренешләр:
13 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
-секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил.;
- кыска вакытлы буран;
- урыны белән кар һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем;
юлларда урыны белән бозлавык;
Татарстан буенча 2020 елның 13 апрелендә көндез урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил саклана.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы, көндез аязучан болытлы.
Төнлә, иртән яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендәге явым-төшем, урыны белән көчле; аерым районнарда кыска вакытлы буран. Көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем.
Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 6-11 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 17-22 метрга кадәр тизлектә.,
көндез урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә 0..+2˚.
Көндез максималь һава температурасы +4..+8˚.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык хасил була.
Кытайдан кичә 6 миллион медицина битлеге һәм аларны җитештерү буенча 6 линия махсус борт белән Казанга китерелде. Аэропортка иң зур "Руслан" йөк самолеты төште.
Бүген март ае йомгаклары буенча нәтиҗәләр ясый торган 24 форма-киңәшмә онлайн видеоконференция режимында узды. Коронавирус инфекциясен таратмау максатыннан, күпләп кешеләр җыела торган чаралар тыелу сәбәпле, шундый ысул кулланылды. Аңа кадәр дә авыл җирлекләре белән видеоэлемтәдә киңәшмәләр Актаныш районында гамәлгә кергән иде инде. Шуңа күрә дә җитәкчеләр бу төр эшчәнлекне авырлыкларсыз кабул итте.
Начар метеорологик күренешләр: төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяктан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә (Казанда 15-17 м/с).
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Кыска һәм уртача явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +2..+6˚.
Һаваның максималь температурасы көндез +10..+15˚.
Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында агымдагы елның март ае йомгаклары буенча узган 24 форма видеокиңәшмәсендә җирлекләр арасында беренче урынны Аеш җирлеге яулады. Авыл башлыгы Дилүс Әхәтовка “Ат” сыны тапшырылды. Март ае йомгаклары буенча хуҗалыклар арасында беренче урынны “Чишмә” агрофирмасы алды, җитәкчесе Ирек Галимовка Энгель Нәвап улы “Ат” сыны тапшырды.