«Татарстан» журналы «Җирдә иң яхшы урын» дигән махсус проектта катнашырга тәкъдим итә. «Татарстан» журналына иң күп язылучы районнар кыйммәтле истәлекле бүләк алачак. Шулай ук «Татарстан» журналының «Җирдә иң яхшы урын» махсус проектында катнашучылар булачак, үз районнарында үткәрелә торган иң яхшы практикалар, район территориясендә оештырылучы төрле социаль акцияләр турында сөйли алачаклар.
Подписканы «Россия почтасы» каталогы буенча ТР ның теләсә-кайсы почта бүлекчәсендә рәсмиләштерергә мөмкин. www.tatmedia.ru/podpiska , www.tatpochta.ru яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Подписка» бүлегендә https://uslugi.tatarstan.ru/ сайтлары аша да язылырга мөмкин. Индекс татар телендә П2381, рус телендә П2378.
2020 елның икенче яртыеллыгына язылу бәясе 933 сум 00 тиен.
«Татарстан» журналы - ул республика, безнең уртак уңышларыбыз һәм казанышларыбыз турында журнал.
Бәйрәм ялларында Актаныш районы территориясендә өч янгын очрагы теркәлеп, “кызыл әтәч” янә райондашларыбызның уяулыгын сынады.
.jpg)
Язгы чор үзешчән бакчачылар һәм авылда яшәүчеләр өчен мәшәкатьле вакыт, бигрәк тә дөньядагы эпидемиологик хәлнең кискенләшкән вакытында. Чәчү материаллары, җиләк-җимеш агачларын эшкәртү өчен пестицид, химикатлар, буяу материаллары һәм башкаларны тотып карап сатып алу мөмкинлеге кыенлашты.
БЕЗДӘ БАРЫ ТИК БЕР ОЧРАК
Актаныш районында пандемия башланганнан соң, 258 кеше медицина күзәтүенә алынды. Хәзер 86 кеше медицина күзәтүендә, 142 кешедән анализ алынды. 131енең анализ нәтиҗәләре билгеле, бер очрактан кала барысы да коронавирус инфекциясе юклыгын күрсәтте. 11 анализ тикшерүдә.
Бүген, 13 май көнне, Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Илүс улы гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Туган көн иясен беренчеләрдән булып Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте. Энгель Нәвап улы Руслан Гариповка изге теләкләрен ирештереп, хезмәтендә уңышлар теләде.
.jpg)
Гадәттәгечә, шәхси секторлардагы вәзгыятьне анализлау терлекчелек юнәлешендә иң актив, нәтиҗәле хәрәкәт иткән җирлек билгеләнеп, аның башлыгына алгарыш символы булган ат тапшырылды. Бу юлы атка Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Мәхтүмҗан Хөрмәев ия булды. Аеш һәм Әтәс авыл җирлекләренең эшчәнлеге дә уңай бәя алды. Алар рейтингның икенче һәм өченче баскычларын били.
.jpg)
Сишәмбе брифингында көн кадагындагы иң мөһим мәсьәлә- "Коронавирус инфекциясе вакытында кертелгән үзизоляциядән чыгу этаплары: республика һәм Актаныш районында гамәлгә кергән таләпләр" темасына сөйләшү узды.
.png)
2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм Кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: 8(843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе)
Якын арада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясен үткәрү белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен азайту һәм алар сала торган зыяннар авырлыгын киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында» 18.12.2019 ел, № 1167 карарының 1.2 п.2 пунктын үтәү буенча эшне оештыру һәм аның нәтиҗәләре турында мәгълүматны Хөкүмәт комиссиясе Секретариатына 2020 елның 13 маена кадәр тапшыру сорала.
Аккүз авылы халкы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына шушы җирдә туып- үсеп, Ватаныбыз тынычлыгын саклап изге яуда һәлак булганнарның истәлегенә өр-яңа һәйкәл сафка бастырган. Моның өчен үзара салым акчасыннан файдаланалар. 9 май көнне һәйкәл ачу тантанасын зурлап оештыру максат итеп куела. Әмма коронавирус авыруы таралу куркынычы бәйрәмне кичектерде. Җиңү көнендә Актаныш муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, “Чишмә” хуҗалыгы җитәкчесе Рәфик Сәхәбетдинов, авыл башлыгы Галина Имамова, авыл активы һәйкәлгә чәчәкләр салды.
.png)