Россия Федерациясе субъектларында шәхси саклану чараларын мәҗбүри куллану режимын кертү очракларында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының методик рекомендацияләре.
Бүген Актаныш районының ак халатлы шәфкать ияләре, «Рәхмәт, табиб!» акциясе кысаларында, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллиннан күчтәнәч пакетлары кабул итеп алды.
.jpg)
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча:
2020 елның 23 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән туфракта һәм һавада -1°гакадәр туңдыру көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәш итә:
Катлауларга бәйле рәвештә авыл хуҗалыгы культураларының зарарлану һәм үлү куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне яклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне кыраулардан саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән капларга кирәк.
Фото архивтан.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96
Актаныш сәнгать мәктәбендә Гүзәлия Чекалина җитәкчелегендә шөгыльләнүче Алинә Гафурова 1 февральдән 30 апрельгә кадәраралыкта узган Халыкара“Һәрвакыт җырла” (“Пой всегда”)дип исемләнгән аудиотреклар проектында катнашты.
.jpg)
Актанышның сәнгать мәктәбендә җыр-моң серләренә өйрәнүче райондашларыбыз Арина Вәлиева (укытучысы – Гүзәлия Чекалина), Зәлия Гыйләҗева, Адилә Хөсәенова (укытучылары – Сиринә Исламова) үз сәләтләрнен "Кояш Йорты Төркия-2020" («ШОУМИР ДОМ СОЛНЦА ТУРЦИЯ») дип исемләнгән халыкара онлайн-бәйгедә сынап карадылар.
.jpg)
Иң мөкатдәс Рамазан аеның бу елда соңгы көннәре якынлаша. Актанышның “Җәмигъ" мәчете ифтар ризыклары белән ураза тотучы райондашларыбызны сыйлый. Рамазан аенда авыз ачтыру бик саваплы күркәм гамәл. Мондый чараларны оештыру мөселманнарны берләштерә һәм араларын ныгыта. Ифтар мәҗлесләре узган елларда күмәк төс алса, быел инде җыелып уздыру, коронавирус авыруы килеп чыгу сәбәпле, тукталып торды. Ләкин ифтар ашлары өзелмәде, аларны мәчеттә әзерләп, ураза тотучыларның өйләренә кадәр илтеп бирү игелекле гамәлгә әйләнде.
18 майдан башлап, һәр көнне “Җәмигъ” мәчетендә 100 кешегә исәпләнгән ифтар ашы әзерләнә.

Ураза бәйрәме- ул җиңү көне. Аллаһның кушканнарын үтәп, нәфесне тотып, игелек кылудан тәм табып,калебләребезне чистарттык, иманыбызны камилләштердек, дип шөкер кылу һәм үз-үзеңне җиңү көне! Түземсезлек белән көтеп алынган мөбарәк Рамазан ае һәм аның тәмамлануын билгеләгән гает бәйрәме ихласыбызны ныгыткандыр, безнең арадагы дуслыкны көчәйткәндер, бер-беребезгә булган хөрмәтне арттыргандыр, Аллаһыга якынайткандыр, йөрәкләребезне хәерле ниятләр белән тутыргандыр дигән өметтә калыйк.
Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 22 маенда төнлә урыны белән туфракта һәм һавада -1 градуска кадәр салкыннар көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Туңдыруларга бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларының зыян килү һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне яклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне туңдырмалардан саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән тәэмин итәргә кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең «ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96
Бүген һәм иртәгә, 21, 22 май көннәрендә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасы җирле үзидарә вәкиллекле органнарына кандидатларны электрон сайлап алу буенча алдан тавыш бирү уза.
.jpg)
Соңгы елларда район җирлекләрендә мондый төр “көтүчесез көтүлекләр” артуда. Чалманаратта бу ысулдан шактый уңышлы файдаланалар. Фермерлар да акрынлап шуңа күчеп бара икән.
