Актаныш моңы Төркияне яулый!

2020 елның 22 мае, җомга

Актанышның сәнгать мәктәбендә җыр-моң серләренә өйрәнүче райондашларыбыз Арина Вәлиева (укытучысы – Гүзәлия Чекалина), Зәлия Гыйләҗева, Адилә Хөсәенова (укытучылары – Сиринә Исламова) үз сәләтләрнен "Кояш Йорты Төркия-2020" («ШОУМИР ДОМ СОЛНЦА ТУРЦИЯ») дип исемләнгән халыкара онлайн-бәйгедә сынап карадылар.


Быел әлеге бәйге Төркиянең Кемер шәһәрендә җәйге чорда уза торган алтынчы иҗат фестиваленә әзерлек кысаларында үткәрелде. Конкурсантларның чыгышларын профессионаллар, күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шагыйрьләр, композиторлар, хореографлар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм шоу-бизнес вәкилләре бәяләде.


Шул рәвешле “җырчы сандугачларыбыз” Актаныш моңын Төркиядә яңгыратты. Нәтиҗәләр дә куанычлы: кызларыбызның һәрберсе I дәрәҗә лауреат булып танылып, махсус сертификатка ия булды.


Актаныш моңын Төркиягә илтеп җиткереп, Халыкара онлайн-бәйгедә зур җиңүгә ирешкән кызларыбызны һәм аларның педагогларын ихластан тәбрик итәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International