РӘХМӘТ, ТАБИБ: Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Актаныш районының медицина хезмәткәрләренә рәхмәт җиткерде

2020 елның 22 мае, җомга

 Бүген Актаныш районының ак халатлы шәфкать ияләре, «Рәхмәт, табиб!» акциясе кысаларында, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллиннан күчтәнәч пакетлары кабул итеп алды.

Шул рәвешле татарстанлылар пандемия шартларында эшләп, гражданнарыбызның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калучы геройларыбызга рәхмәт әйтергә тели.

Медиклар өчен шоколад, чәй, печенье, кәнфит, кофедан торган 25 җыелманы район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәевкә тапшырганда, Альберт Галимҗан улы Актанышның медицина хезмәткәрләренә  ихлас рәхмәт сүзләрен дә ирештерде.

Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Көн саен меңләгән табиб Covid-19 пандемиясе белән көрәшә. Алар гомерләрен куркыныч астына куя һәм катлаулы карарлар кабул итә. Ил буенча вәзгыятьне күреп, ишетеп торасыз.  Республикабызның зур шәһәрләрендә коронавирус белән чын көрәш бара. Кешеләрнең гомере бүген сезнең кулда. Без сезнең белән бергә пандемияне җиңеп. Элеккеге тыныч, матур тормышка кире кайтачакбыз, - диде ул, табиб-шәфкать туташларына мөрәҗәгать итеп.

Актанышның баш табибы Айдар Хәев Альберт Галимҗан улына 415 кешелек коллектив исеменнән рәхмәт әйтеп, әлеге җыелмаларны  турыдан-туры авырулар белән эшләгән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә, поликлиника табибларына, фельдшерларга тапшырачакбыз, дип белдерде.

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева медицина хезмәткәрләренә күрсәтелгән игътибар өчен ресрублика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткереп, әлеге акция эшкә дәрт өстәсен, диде.

Бу көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Минзәлә, Мөслим районнарының шәфкать ияләренә дә шул рәвешле рәхмәт әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International