ҺӘРКӨННЕ ИФТАР АШЫ БЕЛӘН 100 РАЙОНДАШЫБЫЗ СЫЙЛАНА

2020 елның 22 мае, җомга

Иң мөкатдәс Рамазан аеның бу елда соңгы көннәре якынлаша.

Актанышның “Җәмигъ" мәчете ифтар ризыклары белән ураза тотучы райондашларыбызны сыйлый.

Рамазан аенда авыз ачтыру бик саваплы күркәм гамәл. Мондый чараларны оештыру мөселманнарны берләштерә һәм араларын ныгыта.

Ифтар мәҗлесләре узган елларда күмәк төс алса, быел инде җыелып уздыру, коронавирус авыруы килеп чыгу сәбәпле, тукталып торды. Ләкин ифтар ашлары өзелмәде, аларны мәчеттә әзерләп, ураза тотучыларның өйләренә кадәр илтеп бирү игелекле гамәлгә әйләнде.


18 майдан башлап, һәр көнне “Җәмигъ” мәчетендә 100 кешегә исәпләнгән ифтар ашы әзерләнә.
Яңа гына пешеп чыккан кайнар аш, икенче аш, салат, җиләк-җимеш, сокларны сумкаларга салып, мәчеткә йөрүче волонтерлар машиналары белән мохтаҗларның өйләренә үк китерәләр.

Остабикә Эльвира Мортазина, мөслимәләр бергәләшеп киңәшләштек тә, җыелып мәчет ашханәсендә әзерләргә булдык, ди.

Саклык чараларын кулланып, мөслимә ханымнар аш өчен бәрәңгесен, кишер, кәбестә, борычын турыйлар.

Ит кайнаган арада салатлар ясап, контейнерларга тутырып куялар. Күмәк көч тау күчерә. Һәркөнне бисмиллалы ризыклар кайнар көенә мөселман кардәшләр табынына барып җитә. - Бер авырлыгы да юк. Уразага ияләшеп кенә беткән идек, инде Рамазан белән саубуллашыр вакыт та җитте. Бераз моңсу да,- диеште апалар, хәлләрен белгәч.


Ифтар ашлары өчен ризыкларны мәчеткә хәер итеп китерелгән акчага сатып алалар. Шулай ук ит, бәрәңгене күчтәнәч итеп китерүчеләр дә бар.

Ифтар ашын әзерләүчеләрнең һәммәсенә Аллаһның олы рәхмәтләре яусын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International