Актаныш районында “көтүчесез көтүлекләр” арта

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә лейкоздан арынуда авыллардагы  көтүләргә авыру малларны йөртмәү бердән-бер реаль профилактик  чара булып тора.Көтүгә чыкмаган мал нишләргә тиеш диярсез? Ул торакта гына асралырга мәҗбүр. Югары Яхшый җирлегендә андый малкайларны яланга бәйләү дә тыелган.

Сүз дә юк, көтү җыелышларында бу хәбәрне  авыл кешесе җиңел генә кабул итмәгән. Әмма лейкоздан чистарынырга телибез икән – катгый таләпләргә бусыйнмый мөмкин түгел. Күҗәкә җирлегендә дә РИД уңай нәтиҗә биргән малкайлар шактый. Биредә андый малларны көтүгә чыгару таләп итеп куелган.

Иске Сәфәр авылыннан исә һәр иртәдә өч  көтү өч тарафка юл ала. Аларның икесендә зарарланган маллар гомумән юк.

Бу нисбәттән проблемалы зона булып Татар Суыксуы кала бирә.  Җирлек зур булгач, авылда болай да өч көтү йөри. Әгәр дә инде аларны сәламәт һәм авыруга аера башласаң, алты көтү ясарга кирәк. Алты көтү исә алты көтүлек җире, көн саен алты көтүче дигән сүз. Шуңа күрә дә җирлек терлекне электр көтүчесе белән көтү вариантын да карый.

Соңгы елларда район җирлекләрендә мондый төр “көтүчесез көтүлекләр”  артуда. Чалманаратта бу ысулдан шактый уңышлы  файдаланалар. Фермерлар да акрынлап шуңа күчеп бара икән.

Ул уңайлы инде. Контроль кирәкми диярлек. Сыерлар тимерчыбыкка аз гына кагылса да, борыннарын ток сугып ала. Башка чыгарга талпынмыйлар да. Күз-колак кына булып торырга кирәк. Көнозын көтүдә ятарга туры килми. Көтүче дә эзләп җәфаланасы түгел. Күпмедер вакыттан соң урынын гына күчереп куярга кирәк булачак. Сулы урын булса, тагын да яхшы, - ди электр көтүчедән файда күргән җирлек халкы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International