АКТАНЫШ СӘНГАТЬ МӘКТӘБЕ УКУЧЫСЫ – ХАЛЫКАРА ПРОЕКТ ЛАУРЕАТЫ

2020 елның 22 мае, җомга

Актаныш сәнгать мәктәбендә Гүзәлия Чекалина җитәкчелегендә шөгыльләнүче Алинә Гафурова 1 февральдән 30 апрельгә кадәраралыкта узган Халыкара“Һәрвакыт җырла” (“Пой всегда”)дип исемләнгән аудиотреклар проектында катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча райондашыбыз II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.Алинә – диплом, аның укытучысы Гүзәлия Фирдәвис кызы Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде. Ихлас күңелдән тәбрик итәбез!

Быелгы интернет-проект гадәти булмаган форматы белән генә түгел, катнашучыларның күп булуы белән дә аерылып торган: бәйге үзенә 300 дән артык яшь артистны җыюы белән игътибарга лаек.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International