Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттаховны һәм Актаныш районы халкын Ураза Гаете белән котлады

2020 елның 22 мае, җомга

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актаныш муниципаль район башлыгы Энгел Фәттаховны һәм Актаныш районы халкын Ураза Гаете белән котлады.
Хөрмәтле Энгель Нәвап улы! Хөрмәтле Актаныш халкы!
Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Сезне ихластан якынлашып килүче мөкатдәс бәйрәм- Ураза гаете белән тәбрик итәм!
Ураза бәйрәме- ул җиңү көне. Аллаһның кушканнарын үтәп, нәфесне тотып, игелек кылудан тәм табып,калебләребезне чистарттык, иманыбызны камилләштердек, дип шөкер кылу һәм үз-үзеңне җиңү көне! Түземсезлек белән көтеп алынган мөбарәк Рамазан ае һәм аның тәмамлануын билгеләгән гает бәйрәме ихласыбызны ныгыткандыр, безнең арадагы дуслыкны көчәйткәндер, бер-беребезгә булган хөрмәтне арттыргандыр, Аллаһыга якынайткандыр, йөрәкләребезне хәерле ниятләр белән тутыргандыр дигән өметтә калыйк. ИншәАллаһ, чын күңелдән китергән тәүбәләребезне, Рамазан аенда башкарган күркәм гамәлләребезне кабул итеп, хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Яралтучыбыз өммәтебезне, илебезне, бөтен кешелекне пандемиядән арындыр да, без тормышыбызны яңа биттән башларбыз.
Мөхтәрәм Энгель Нәвап улы! Мөхтәрәм актанышлылар! Раббыбыз кодрәтле, Рәхимле, Гафу итүче... Шуңа Рамазан аенда иман белән һәм Аның ризалыгы өчен төннәрне гыйбадәттә үткәргән һәркемнең элеккеге гөнаһлары гафу ителсен дип догада булыйк. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәлләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде!
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International