Чәршәмбе брифингы кысаларында Актанышның баш ветеринары Илнар Кадыров районда лейкоз авыруының әле шактый кискен торуын билгеләп үтте. Аңа каршы төрле чаралар кулланылса да, районның кайбер җирлекләрендә лейкоз, киресенчә, арта бара.
"РОССИЯ"-"ТАТАРСТАН" КАНАЛЫНДА АКТАНЫШ ЯҢАЛЫКЛАРЫ: Өммеһани Баяновага 90 яшь.
.png)
Бүгенге брифинг халыкны борчыган иң актуаль мәсьәләләргә багышланды. Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова районда лейкоз һәм котыру авыруының әледән -әле баш калкытуын, аларны булдырмауда авыл җирлекләрендә нинди чаралар күрелүе турында кыскача белешмә бирде. Актаныш район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнар Кадыйров лейкоз авыруын таратмау юлларын аңлатты.
РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2020 елга планлаштырылган ремонт эшләре графигы нигезендә, филиал объектларында планлы ремонт-профилактика эшләре башкарылачак. Аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыру туктатып торыла.
1. Пучы, Актаныш р-19 май, 9.00-15.00 сәгатьтә.
2. Киров, Актаныш р-21 май, 9.00-15.00 сәгатьтә.
3. Аккүз, Актаныш р-22 май, 9.00-15.00 сәгать.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы йөкләмәсе буенча Татарстан районнарында сенаж базлары һәм терлек азыгы җыю техникалары әзерлеген тикшереп, кабул итү бара.
.jpg)
Бүгенге брифингта төлкеләр проблемасы, гомумән, актуаль булып чыкты. Авыл кешесенә шактый зыян салган бу ерткыч хайваннарның артуы, аларның шәхси секторларга якынаюы җирлекләрдә дә урынлы борчу тудыра.

Ел башыннан Актаныш районында йорт хайваннары арасында рәсми төстә дүртенче котыру авыруы теркәлде. Бу юлы мәҗбүри карантинда Уразай җирлегенә караган Илчебай авылы.

Кулланучыларга консультация бирү өчен методик материаллар.
.jpg)
28 май көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан, республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Кайнар элемтә» үткәрә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.
«Кайнар элемтә» телефоны: (843) 236-00-71.
Консультация вакыты: 9.00 - 17.00 сәгать.