Бүгенге брифингта төлкеләр проблемасы, гомумән, актуаль булып чыкты. Авыл кешесенә шактый зыян салган бу ерткыч хайваннарның артуы, аларның шәхси секторларга якынаюы җирлекләрдә дә урынлы борчу тудыра.
Районның баш ветеринары Илнар Кадыров билгеләп үткәнчә, хәзерге көндә урман-кырларда төлкене очратып та булмый, чөнки алар “авыллашып” бара: кайдандыр ризык эзләгәнче, әзер тавык белән тамак ялгау җиңелрәк бу хайваннарга. Казаны исә гади авыл агае күрә.
Төлкеләрнең авылларга якынаюына шартларны исә үзебез тудырабыз. Урам рәте буенча кукраеп утырган хуҗасыз йортлар проблемасын шактый еллар сөйлибез, тик тел сөйләгәнгә кул гына җитешми. Хәзер инде ул йортлар, ул ихаталар да “хуҗалы” – баксаң, аларның яңа хуҗалары, әлеге дә баягы, шушы урман кунаклары икән. Еллар буена агач-куаклары киселмәгән, үләне чабылмаган, ишек йозаклары күгәргән беркемгә дә кирәксез ихата-йортларны төлкеләр бик теләп үз иткән. Хәзер алар биредә, ваемсыз хуҗаларга һәм җирлек башлыкларына рәхмәт укып, бала үстереп ята. Бер төлкенең 13кә кадәр бала китерү сәләтенә ия булганын исәпкә алсак, тиздән гади авыл агайларына 200-250 төлке “туйдырырлык” тавык-үрдәк алып үстерәсе булачак.
Хәер, бүген Киров, Иске Сәфәр җирлегендә яшәүчеләр болай да төлке тамагын туйдыру белән шөгыльләнә кебек. Һәм бу җирлекләр өчен зур проблемага әверелгән. Халык нишләсен, ул төлкедән яклау эзләп, авыл башлыгына мөрәҗәгать итә. Киров җирлеге башлыгы Илфак Гаянов брифинг барышында бу проблеманы күтәреп тә чыкты: “көн-таң атса, телефон тынып тормый, төлке әле берәүнең дистәләгән тавыгын буган, әле икенчесенә зыян салган. Төлке бит ул эт түгел, урам уртасыннан йорми. Аннан килеп, аларны урам арасында ату да тыела. Бер мин генә хәл итә торган мәсьәлә дә түгел бу. Ярдәмне ветеринария хезмәткәрләреннән, аучылардан сорарга мәҗбүрбез”, - диде ул, ачыргаланып. Иң кызыгы, “законлы хәрәкәт итмәгән төлкене” ( бу - брифингта яңгыраган җөмлә, мөгаен, законлы хәрәкәт иткәне дә бардыр бу җанварларның) ату өчен законлы юллар кирәк. Законлы юлдан барыр өчен исә төлкене эзләп йөргән техникага бензин салырга, ядрәгә акча кирәк. Бу ярдәмне кем күрсәтергә тиешлеге хакында төгәл мәгълумат кенә булмады. Кыскасы, төлкеләр белән көрәшергә кирәк, тик ничек итеп? Менә шушы сорау һаман ачык кала – ул ябылганчы, төлкеләр әле күпме зыян салыр – анысын берәү дә белми....