Бүгенге брифинг халыкны борчыган иң актуаль мәсьәләләргә багышланды. Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова районда лейкоз һәм котыру авыруының әледән -әле баш калкытуын, аларны булдырмауда авыл җирлекләрендә нинди чаралар күрелүе турында кыскача белешмә бирде. Актаныш район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнар Кадыйров лейкоз авыруын таратмау юлларын аңлатты.
.png)
Шәхси секторда лейкоз авыруын булдырмауда җирлекләрдә алып барылган эшчәнлек турында Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллина,
.png)
Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәйфетдинова,
Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина таныштырды.
Көтмәгәндә Илчебай авылында котыру авыруы килеп чыгу итәк-җиңнәрне җыярга кирәклеген искәртә.
Авыл бүген карантинга ябылды.
.png)
Киров авыл җирлеге башлыгы Илфак Гаянов шәхси хуҗалыкларга төлке һөҗүменең көчәюен әйтте, район җитәкчелегеннән бу проблеманы чишүдә ярдәм сорады.