Ел башыннан Актаныш районында йорт хайваннары арасында рәсми төстә дүртенче котыру авыруы теркәлде. Бу юлы мәҗбүри карантинда Уразай җирлегенә караган Илчебай авылы.
Бу авылда да котырган төлке белән контактка кергән йорт хайваны – эт. Әмма аның кайчан, кайда төлке белән “очрашуы” беркемгә дә мәгълүм түгел, чөнки эт беркайчан да чылбырда утырмаган. Чын мәгънәсендә урам этенә әверелгән булган ул: хаски токымлы көчек балалар өчен дә “матур уенчык” ролен үтәгән, зурлар да яраткан көчекне. Бер яше тулмау сәбәпле, аңа яздан котыруга каршы прививка да ясалмаган – иң аянычы менә шушы инде.
Хәзер Илчебай урамнарын ямьләп йөрми инде ул. Калган йорт хайваннарына исә профилактик чаралар күрелгән. Авыл ТР Президенты фәрманы нигезендә карантинда. Бу чорда авылга терлек, кош-корт кертелми, чыгарылмый. Саклык чараларының үтәлүе катгый контрольдә.
Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова бу уңайдан янә җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итте. Ул авылда этләрнең чылбырда булуларын таләп итеп куйды. Бәйсез этләр – бүгенге көндә котыру авыруын таратучыларның берсе булып тора. Авылларда котыру очраклары ешаймасын өчен, беренче чиратта, нәкъ менә шушы кимчелекне төзәтергә кирәк.