Гражданнарның хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Кайнар элемтә»

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

28 май көнне  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан, республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Кайнар элемтә» үткәрә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.

«Кайнар элемтә» телефоны: (843) 236-00-71.

Консультация вакыты: 9.00 - 17.00 сәгать.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International