ЧӘРШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Шәхси секторларда лейкоз авыруы белән бәйле вәзгыять сөендерми

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе брифингы кысаларында Актанышның баш ветеринары Илнар Кадыров районда лейкоз авыруының әле шактый кискен торуын билгеләп үтте. Аңа каршы төрле чаралар кулланылса да, районның кайбер җирлекләрендә лейкоз, киресенчә, арта бара.  

Мисал өчен, язгы чорда районның шәхси секторындагы 4 840 баш мөгезле эре терлеккә  иммунодиффузия реакциясенә серологик тикшерү уздырылган. Шуларның 4 260ында  РИД   уңай реакция биргән. Бу исә әлеге малларның организмында  вирус бар дигән сүз, ягъни алар тора-бара лейкоз белән авыручы терлек санын арттырачак.

Татар Суыксуы - Актаныш районы территориясендә лейкоз авырулы сыерлар  аеруча күп булган җирлекләр исемлегендә. Җирлек тарихында  70 процент терлектә  РИД уңай нәтиҗә биргән очраклар  да теркәлгән. Хәзер биредә зарарлану 30-40 процент чамасы. 2019 елның көзендә зарарлану 44 процентны тәшкил итсә, бу язда күрсәткеч ике процентка арткан.

 Гемотологик тикшерү исә  райондагы 5 700дән артык терлектә үткәрелгән. Нәтиҗәдә, район буенча 12 терлектә лейкоз авыруы расланган. Белгечләр хуҗалыктагы лейкоз белән авырган мондый малларны  тиз арада сәламәткә алыштырырга киңәш итә, чөнки лейкоз авыруы башка малларга да йогарга мөмкин.

Актаныш районында авыру малларны сәламәткә алыштыру практикасы бар анысы. Бу максаттан шәхси секторларга  дәүләт ярдәме дә каралган. Авыру сыерны тапшырып, аның урынына сәламәт тана малы алганда, республиканың 10 мең сумына таянырга була. Тик узган ел Иске Сәфәр җирлегендә шушы юл белән ихатадагы мал-баш санын саклап калырга ният тотучы дүрт гаилә, тиешле документларын җыйса да, әлеге ярдәмне ала алмый калган. Юкса, вәгъдә ителгән 10 мең сум Балтач таналарын алуда гаиләләрнең  бюдженына сизелерлек ярдәм дә итәсе булган. Актанышлылар лейкозлы малларын Минзәләдә урнашкан  чалу цехына тапшыра. Әлеге дүрт гаилә дә шулай эшләгән, тик бу хактагы справкаларның вакытында тапшырылмавы ситуацияне  шушы рәвешле хәл итеп куйган. Вакыйга, билгеле, халыкның ышанычын да какшаткан. Бу очракта җирлек башлыгын да гаепләп булмый, чөнки Гөлнара Сәйфетдинова  процессны башыннан ахырына кадәр үзе контрольдә тоткан, үзе башкарып чыгарга тиешле эшне җиренә җтикереп эшләгән ул. , Шуңа күрә, райондагы бу юнәлештәге эшчәнлекне киләчәктә  эзлекле итеп оештыру шарт. Халыкның  дәүләт ярдәменә булган ышанычы акланмаса, шәхси секторда мал асрарга теләүчеләр саны сизелерлек кимиячәк.

Бүгенге көндә районда ачыкланган 12 лейкозлы малның икесе инде тапшырылган. Калганнары, буаз булу сәбәпле, кичектерелеп тора. Бозаулыйсы сыер үзе авыру булса да, тикшерүләр күрсәткәнчә, андый малдан 80 процент очракта сәламәт бозау туа. Авыру сыер сөтен эчермәгәндә, алар тулысынча сәламәт буын булып үсәргә сәләтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International