Бүгенге көндә Татарстан Республикасында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) 93 меңнән артык зона кертелгән, аларның 2976 сы быел. Бердәм дәүләт реестрында әлеге зоналарның булуы сак зоналары билгеләнгән объектларны эксплуатацияләүнең куркынычсыз шартларын саклауны һәм булдыруны тәэмин итә.
Иңнәренә ак халат салган шәфкать иясенә Аеш авыл җирлегендә яшәүчеләр “үзебезнең Рәфинә” дип дәшә. Шушы сүзгә аңа карата булган хөрмәт тә, ярату да, тирән ихтирам да сыйган. 36 ел буе Рәфинә Кыяметдин кызы Закирова аешлыларның сәламәтлеге сагында тора: аның өчен күптән инде көн белән төн, эш белән ял бер төенгә төйнәлгән. “Авылда берәр авыру кешем булса, хәле җиңеләйми торып, авызымнан аш та үтми минем. Барысы да үз кешемә әверелеп беткән”, - ди Рәфинә ханым.
.jpg)
12 июнь – Россия көнендә Индилә һәм Рөстәм Гыйлфановлар гаиләсендә дөньяга аваз салган нәни Ралина 2020 елда Актанышта туган сиксәненче сабый булып та теркәлде.
.jpg)
Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, "Ядран-Ойл" АҖ Директорлар Советы рәисе, якташыбыз Ирек Фәрит улы Салихов гомер бәйрәмен – туган көнен билгеләп үтә.
.jpg)
«Конституциягә ел саен пенсияләрне индексацияләүне, хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен һәм башка социаль гарантияләрне беркетүче төзәтмәләр россиялеләрнең сорауларына җавап итеп эшләнде", - дип билгеләп үтте Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов. «Социаль гарантияләрне конституцион рәвештә беркетү өчен бик югары социаль таләп булды. Элегрәк мондый нигезләмәләр федераль законнар белән теркәлгән иде, алар шактый гади генә үзгәртә ала иде».
Актаныш районы басу-кырларында терлек азыгы әзерләү тулы куәттә дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 18 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, районда барлыгы 2 600 тонна печән әзерләнгән, 53 100 тонна сенаж салынган. Тулаем алганда, районда 13 000 гектарда күпьеллык үлән чабылган.
.jpg)
17 июнь көнне Актаныш авылының сугыш ветераны Раянов Хәмит Раян улы туган көне уңаеннан котлаулар кабул итте.
.jpg)
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстанда суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы - республиканың баш суд приставы Әнвәр Закиров 23 июньдә гражданнарны бердәм тематик кабул итәчәк.
Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).
Райондашлар үз сорауларын «Skype»,
«Zoom» или «WhatApp» программалары аша бирә алалар.
Пандемия һәм ул китергән икътисади тотрыксызлык бөтен хезмәт базарында диярлек чагылыш тапты. Зыян күрүче өлкәләр сафында җәмәгать туклануы урыннары да бар.
.jpg)
Коронавируслы вәзгыять Актаныштагы олы йөрәкле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер райондашларыбызны “барлады” дисәк тә, һич ялгыш булмас. Икътисадый кыенлыклар бик күпләрнең планнарын чәлпәрәмә китергән шушы чорда халык яшәешенә битараф булмаган мәрхәмәтле затлар аз керемле гаиләләргә ярдәм итәргә алынды.
.jpg)