Иңнәренә ак халат салган шәфкать иясенә Аеш авыл җирлегендә яшәүчеләр “үзебезнең Рәфинә” дип дәшә. Шушы сүзгә аңа карата булган хөрмәт тә, ярату да, тирән ихтирам да сыйган. 36 ел буе Рәфинә Кыяметдин кызы Закирова аешлыларның сәламәтлеге сагында тора: аның өчен күптән инде көн белән төн, эш белән ял бер төенгә төйнәлгән. “Авылда берәр авыру кешем булса, хәле җиңеләйми торып, авызымнан аш та үтми минем. Барысы да үз кешемә әверелеп беткән”, - ди Рәфинә ханым.
Дүрт дистә елга якын гомерен халык сәламәтлегенә багышлаган фельдшер гомер агышының сизелмәвенә гаҗәпләнә. Әле үзенең эшли генә башлаган мәлен дә хәтерли шәфкать иясе: Минзәлә медицина училищесын тәмамлаган яп-яшь кыз бала, кулындагы юлламасы буенча, Аеш авылына килеп төшә. Усы авылында туган булса да, Аеш, Кәзкәй, Тыңламас авыллары 18 яшьлек Рәфинә өчен колак ишетмәгән, күз күрмәгән яклар була. Әлк ул вакытта кулына фельдшер дипломы алган яшь белгеч үзенең гомер буе эчәр суының да, чәчкә чәч бәйләп тормыш юлын үтәчәк насыйп ярының да Аеш авылында булачагын күз алдына да китерми. Җанын ярып чыккан ике кызларының кендек каны да Аешта тама.
Гомумән, Аеш халкы элек-электән үк медицина хезмәткәреннән егылып уңган. Рәфинә ханым үзе лаеклы ялдагы фельдшерга алмаш булып килә. Беренче еллардан ук авыл халкының ихтирамын яулый яшь белгеч. Ул вакытта агроном булып хезмәт куйган Илдус Закиров белән гаилә учагын тергезеп җибәрәләр дә, икесе дә авыл халкына хезмәт итә башлый алар.
Иске медпункттагы хезмәт елларын бүген дә сагынып искә ала Рәфинә Кыяметдин кызы. Юкса ул чордагы яшәеш хәзерге шартлар белән чагыштыра торган да булмаган бит: кышкы салкыннарда эш көне кар көрәп, тимер мичне ягудан башланса, су ташу, дару-укол тутырылган букчаңны алып җәяүләп авырулар янына ашыгулар ел әйләнәсе дәвам иткән. Ничектер ару да сизелмәгән, гаилә тормышы да көйле генә барган – мөгаен, аның нигезендә сайлаган хезмәтеңә җаның-тәнең белән бирелү, аны ярату ята торгандыр.
2012 елда фельдшер-акушерлык пункты өр-яңа җәмәгать үзәгенә күчә. Менә сигез ел инде Рәфинә ханым җылы, уңайлы бинада авырулар кабул итә. Аның һәр көне иртәнге сәгать сигездә башлана - һәр хәлдә элмә тактага шулай дип язылган. Рәфинә Кыяметдин кызы үзе исә күптән инде тәүлек эчендәге сәгать саны белән санлашмый. Ачы таңда чакырсалар да, кара төндә эндәшсәләр дә, аның йокысы уяу, сумкасы ишек төбендә.
- Гаиләдә хезмәтемә һәрвакыт хөрмәт белән карадылар. Өйдә аңлашу булмаса, бу эштә бер генә көн дә эшләп булмый, - ди ак халатлы шәфкать иясе.
Эш көненең һәр минуты исәптә: башта килгән авыруларны карый, уколлар ясый ул. Аннан исә фельдшер килүен дүрт күз белән көткән авыруларның йортына ашыга. Төштән соң документлар тутыру, бәбиләрне барлау, аларга прививкалар билгеләү һ.б. - авыл фельдшерының көндәлек эшен санар өчен кул бармаклары гына җитми.
36 ел эчендә Рәфинә ханым ничә халат алыштыргандыр да, ничә кешенең гомерен саклап калгандыр – боларны санап утырырга вакыты булмаган аның. Бу саннарны авыл тарихы саклый, бу саннар рәхмәт булып аның үзенә кайтып ирешә.
Иң мөһиме, фельдшер нинди генә очракта да югалып калмаска, курыкмаска, каушамаска, тәвәккәл булырга тиеш. Безнең кулларда бит кеше гомерләре, без алар өчен җавап бирәбез. Хәзер эш җиңеләйде инде, кирәк чакта, ашыгыч ярдәм хезмәте тиз арада килеп җитә, юллар бар, заманча җиһазлар, дарулар бар, - ди Рәфинә ханым. Ә үзе әле дә булса хезмәт юлында булган вакыйгаларны барлый: янгында зыян күрүчеләрнең дә, сенаж базына егылып төшүчеләрнең дә йөрәкләре “уйнаклап” алучыларның да гомерләрен саклап калырга насыйп булган аңа. Тын юлына помидор тышчасы киткән ике яше дә тулмаган сабыйны да коткарып кала ул. 30 яшендә хезмәттәше Рәфилә апа Сәрвәрова белән кендек әбисенә дә әверелә алар.
Фельдшер булып эшләгән елларында ак халатына ялгыш та тап төшермәгән Рәфинә Закирова. Бүген ул шуның белән ихлас горурлана. Тик менә лаеклы ялга чыгар вакыт җитте дип кенә, иңдәге ак халатны элгечкә җиңел генә элеп булмый икән ул - син авылдашларыңа кирәк, бик кирәк.