12 июнь – Россия көнендә Индилә һәм Рөстәм Гыйлфановлар гаиләсендә дөньяга аваз салган нәни Ралина 2020 елда Актанышта туган сиксәненче сабый булып та теркәлде.
Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева өченче тапкыр әти-әни булу куанычын татыгын Гыйлфановларны котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын һәм туу турындагы таныклыгын тапшырды.
Әҗәкүл авылында гомер кичерүче Индилә һәм Рөстәм Гыйлфановлар гаиләсенең бәхете – кызлардан. 2008 елда алар игезәк кызларга гомер бүләк иткәннәр.