БЕЗНЕҢ ЗАМАНДАШ: Бүген яктанышыбыз Ирек Салиховның туган көне

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, "Ядран-Ойл" АҖ Директорлар Советы рәисе, якташыбыз Ирек Фәрит улы Салихов гомер бәйрәмен – туган көнен билгеләп үтә.

"Мин укытучы һәм табиб гаиләсендә туып үстем. Шуңа күрә кечкенәдән хезмәткә, үҗәтлеккә һәм дисциплинага өйрәндем. Моның өчен мин әти-әниемә рәхмәтле”, - ди Актаныш егете.

Актанышның икенче санлы мәктәбен алтын медальгә тәмамлый Ирек Фәрит улы.  Җиңел атлетика һәм чаңгы ярышлары буенча спорт мастерлыгына кандидат разрядына ия якташыбыз спортны үз итә. "Спорт  юлын һәр максатчан кеше узарга тиеш. Әти мине спорт мәктәбенә алып килгәч, иң беренче чиратта спортның  үз-үзеңне, рух көчеңне тәрбияләү өчен  икәнлеген башта аңлап бетермәдем. Спорт миндә  лидерны, икенче урынны танымаган кешене тәрбияләде”, - дигән көчле фикере дә бар Ирек Салиховның.

Хөрмәтле Ирек Фәрит улы! Ихлас күңелдән Сезне туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә саулык-сәламәтлек,  гаилә иминлеге, хезмәт юлыгызда уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International