ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

15 июнь көнне Татарстан шәһәр командалары арасында тиз йөрешле шахматлар буенча турнир узды. Онлайн форматта оештырылган чарада 19 команда катнашты.

 

15 июньнән ил күләмендә "Табибларга рәхмәт" акциясе старт алды, ул 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция позволит передать добрые слова и пожелания медицинским работникам, помогающим бороться с распространением коронавируса.

15 июнь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең IX сыйныфын тәмамлаучы 13 укучы гадәти булмаган шартларда аттестат алды. Искәртеп үтәбез,быелгы чыгарылышларга аттестат Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә бирелде.


17
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турында мәгълүматларны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертү срокларын 2024 елның 1 гыйнварына кадәр озайту турында хәбәр итә.

Хезмәт базарындагы вәзгыять турындагы киңәшмә нәтиҗәләре буенча Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә эшсез гражданнарга ярдәм итү буенча өстәмә чаралар турында кабул ителгән карарлар буенча кирәкле норматив базаны әзерләргә кушты. 10 июньдә Премьер-министр Михаил Мишустин карарны имзалады.

Билгеле булганча, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алганда юридик яктан әһәмиятле гамәлләр кылган өчен, РФ Салым кодексы нигезендә, дәүләт пошлинасы каралган. Әгәр ул түләнмәсә яки дөрес түләнмәсә, Росреестр документларны караусыз кире кайтарырга тиеш.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак. Шул ук вакытта үз тавышыңны 25 июньнән башлап бер атна дәвамында бирергә мөмкин булачак. Мондый алым россиялеләргә процесста алар өчен уңайлы вакытта катнашырга мөмкинлек бирәчәк һәм сайлау участокларында күпләп җыелуны булдырмаска ярдәм итәчәк.

Тавыш бирү максималь куркынычсыз режимда үтсен өчен төрле чаралар күрелә, алар арасында максималь контактсызлык принцибын үтәү дә бар. Һәр участокка кергәндә температураны үлчиячәкләр, гражданнарга кирәк булганда битлек, перчаткалар һәм бер тапкыр кулланыла торган ручка бирәчәкләр. Күзәтүчеләр, журналистлар һәм сайлау комитеты әгъзалары битлек һәм перчаткаларда булачаклар. Участоклар үзләре көнгә берничә тапкыр дезинфекцияләнәчәк.

 

Актаныш гимназиясенең унберенче сыйныфын  быел 24 укучы тәмамлады. Ике укучы - алтын медаль иясе. Эльвина Галләмова белән Сөмбелә Хөҗҗәтованы Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов тәбрик итте, кулларына аттестат һәм медаль тапшырды.


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:

Метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү 07 сәгатьтән. 22 сәгатькә кадәр. 17 июнь 2020 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 17 июнендә иртән, көндез һәм кич урыны белән яшен, кыска вакытлы җил, җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International