Актаныш гимназиясенең унберенче сыйныфын быел 24 укучы тәмамлады. Ике укучы - алтын медаль иясе. Эльвина Галләмова белән Сөмбелә Хөҗҗәтованы Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов тәбрик итте, кулларына аттестат һәм медаль тапшырды.