ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2020 ел
сишәмбе

 Бүген сишәмбе брифингы район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов рәислегендә гамәлләштерелеп, чарада сүз Актаныш районының комплекслы үсеше, алып барылган төзелеш эшләре, алдагы перспективалар хакында барды.

Искәртеп үтәбез, Актанышта бу хәрәкәт 2013 елда ук башланган иде. Шул вакыт эчендә 18 күпфатирлы йорт аерым җылыту казаныннан файдалана башлады. Бу яңалыкны татып караучылар бүген аның нәтиҗәлелеге хакында әйтә.

 

Өч рәтле йөгерү юлы да буш тормас дип өметләнә җирлек башлыгы Рамил Нуртдинов.

Сүзем Түке авылы уртасында сафка басып килүче мини-стадион хакында. Бүген биредә эш кайный – районның подрядчы оешмалары түкелеләргә инде якын арада спорт мәйданчыгын файдалануга тапшырырга ниятли.

Быелгы урып-җыю сезонын Актаныш районы 91 берәмлек комбайн белән “җиңеп чыгарга” исәп тота. Кыр корабларының штурваллары исә еллар дәвамында сыналган механизаторларыбыз кулында.

Бөтен районны колачлаган чүплекләрне күмәк төстә бетерүгә әллә ни күп вакыт та үтмәде - кайбер җирлекләрдә чүплекләр янә баш калкытты. Тик хәзер авыл чүплекләре яшерен тормыш рәвеше “алып бара”.

Район үзәгендә урнашкан оешма-предприятиеләр арасында барган футбол чемпионаты үз җиңүчеләрен билгеләде. Чемпион җиңүчесе булып Актаныш спорт мәктәбе танылды. Икенче урында – кече нефть компаниясе командасы. Өченче урында - мәдәният бүлеге егетләре.

Җиңүчеләрне район башлыгы Энгель Нәвап улы тәбрикләп, командаларга кубок, грамота һәм медальләр тапшырды.

Иң яхшы һөҗүмче - кече нефть компаниясеннән Илдар Мөхәммәтов, иң яхшы сакчы - Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсеннән Револь Исмакаев, иң яхшы бомбардир - спорт мәктәбеннән Ренат Газетдинов, иң яхшы капкачы - мәдәният командасыннан Айнур Хөсәенов, иң яхшы уенчы - спорт мәктәбеннән Илфир Әнвәров. Чемпионат барышында "Лачын" командасыннан Рамил Галиев иң өлкән уенчы булып танылды.

  3 август көнне исә Актаныш оешма-предприятиеләр арасында барган турнирга йомгак ясады.

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү.

Бүгенге сишәмбе брифингы "Актаныш районының комплекслы үсеше, алып барылган төзелешләр, алдагы перспективалар" дигән темага узды. 
 Төзелеш өлкәсендә алып барылган комплекслы эшчәнлек турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Илүс улы Гарипов сөйләде.
Газлаштыру, сулаштыру программасы буенча 2020 елда эшләнгән һәм эшлисе эшләр белән директоры Әбүгали Рафоат улы Шакиров таныштырды.
Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында алып барылган эшчәнлек, яңалыклар, төзекләндерү буенча “Коммунсервис-Актаныш” ҖЧҖ директоры Римма Зыя кызы Кустова, “Яран” торак-милекчеләр ширкатендә төзекләндерү, төзелеш эшләре барышы, үзгәрешләр хакында “Яран” торак-милекчелек ширкате җитәкчесе Рәшит Тимер улы Фәрдиев хисап тотты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International