Җир кишәрлегенең чикләрен ничек һәм ни өчен аныкларга? Иске участок чикләрен ачыклаганда нинди документлар кирәк булачак? Катлаулы эпидемиология шартларында нәтиҗәләрне ничек килештерергә? Бу һәм башка сорауларга Федераль кадастр палатасы экспертлары җавап бирде.
Гамәлдәге кануннар җир кишәрлеге хуҗаларыннан мәҗбүри тәртиптә үз җирләре чикләрен аныклауны таләп итми.
Межалау – ирекле процедура һәм Бердәм дәүләт реестрында җир кишәрлеге чикләренең урнашу урыны турында мәгълүматлар булмау кишәрлек хуҗасының кануннарны бозуын аңлатмый.
1 нче сәбәп. Күршеләр белән җир бәхәсләре килеп чыгу куркынычын киметә.
2 нче сәбәп. Кишәрлекне сату, бүләк итү һәм мирас буенча тапшыру мөмкинлеге.
3 нче сәбәп. Сатып алу өчен күчемсез милек объектының җәлеп итүчәнлеген күтәрү.
Росреестрның контроль-күзәтчелек эшчәнлеген реформалаштыру күптән өлгерде - соңгы елларда тармакта күп нәрсә үзгәрде, норматив актларның бер өлеше актуальлеген җуйды, дип ассызыклады Хөкүмәт рәисе урынбасары Виктория Абрамченко.
Уздырылган реформа нәтиҗәләре буенча Росреестрның контроль-күзәтчелек эшчәнлеген системалы процессуаль җайга салу тулысынча трансформацияләнде.
Законнар үзләре Хөкүмәт уздыра торган контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы һәм бизнес өчен дә, тикшерүнең контроль-күзәтчелек органнары өчен дә күп кенә чыгымлы тикшерүләрне бетерү кысаларында механизмны җайга салуга юнәлтелгән.
ФДБУ «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»
Бүгенге көндә Актаныш районында урып-җыю эшләре 14 процент күләмендә башкарылган. Урып-җыю барышының лидерлары билгеле. Беренчелек Нур Баян исемендәге хуҗалыкта. Биредә урып-җыю 43 процентта башкарылган. “Чишмә” агрофирмасы - алдынгылар сафының икенче баскычында (23 %), өченче урында – “Актаныш” агрофирмасы (22 %).
.jpg)
Бүгенге көндә Актаныш районы буенча икмәкнең тулаем җыем күләме - 31 003 тонна, гектар уңдырышлылыгы уртача 47 центнер. Актаныш уңганнары 6 595 гектар мәйданда уңышны җыйнап алуга ирешкәннәр.
Яңгырлар 2020 ел икмәген җыйнап алуда күпмедер тоткарлык тудырса да, районыбызда урып-җыю эшләре дәвам итә. Актаныш максималь кыска срокларда һәм югалтуларсыз 2020 елның уңышын җыеп алуга йөз тота.
Район архивына мөрәҗәгате төшмәгән кеше сирәктер. Элегрәк тарих белән кызыксынучылар гына архив юлларын таптаса, хәзер лаеклы ялга чыгучылар да, мәктәп укучылары да, хәтта спортчылар да архив белән элемтәдә. ТАССРның 100 еллыгы, Актанышның 310, Актаныш районы төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан районда уздырылган чаралар (мссакүләм мәдәни, мәгариф, спорт һ.б) документлаштырылып, барысы да район архивында теркәлә, скан-күчермәләре республика дәүләт архивына озатыла. Фотографияләр, карарлар, нәтиҗәләр, атрибутлар- барысы да рәсмиләштерелеп кабул ителә. Архив мөдире Айгөл Галимҗанова, бу уңайдан башкарма комитетның спорт, туризм һәм яшьләр бүлегенең актив эшләвен әйтте. Күптән түгел булып узган велойөрешнең документларын бүлекнең җитәкчесе Айдар Иманаев тапшырган. Велойөрешнең карта, түштамга, бейсболка һәм вымпел кебек атрибутлары да бар. Ел ахырында әлеге мәгълүматларны туплап, республикакүләмендә “ТАССРның 100 еллыгы” дигән юбилей китабы нәшер ителә. Әгәр үзегездән истәлек калсын дисәгез, ашыгыгыз- хәзер үк тарихта үз эзегезне языгыз!
.jpg)
25 форма нәтиҗәләре буенча Усы җирлеге берничә тапкыр ктынычлык, татулык символы булган пар күгәрчен сынына лаек булды. Соңгы июнь ае йомгагында да 25нче форма анализлары буенча, пар күгәрчен сыны җирлек башлыгы Зиннәт Әхмәевкә тапшырылды.
Зиннәт Зиннур улы үз чыгышында җирлек эшчәнлеге белән таныштырды.
.jpg)
3 августтан 14 августка кадәр Казан, Чаллы шәһәрләрендә һәм республиканың 17 муниципаль районы халкы белән очрашулар узачак.
.jpg)