Бүгенге көндә Актаныш районында урып-җыю эшләре 14 процент күләмендә башкарылган. Урып-җыю барышының лидерлары билгеле. Беренчелек Нур Баян исемендәге хуҗалыкта. Биредә урып-җыю 43 процентта башкарылган. “Чишмә” агрофирмасы - алдынгылар сафының икенче баскычында (23 %), өченче урында – “Актаныш” агрофирмасы (22 %).
Урып-җыю кампаниясе алдынгыларының “бишлеген” “Чишмә” агрофирмасы белән “Нигез" хуҗалыгы йомгаклый. Әлеге җәмгыятьләр урып-җыюны 20 процент күләмендә башкарырга өлгергән.