2019-2020 нче уку елы нәтиҗәләре буенча төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында җиңүчеләрне дә конференциядә атадылар.
18 август көнне мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә 2019-2020 нче уку елы нәтиҗәләре буенча мәктәпләр арасында чыгарылган рейтинг игълан ителеп, югары нәтиҗәләргә ирешкән белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре сәхнә түрендә хөрмәтләнде.
Тиздән балалар һәм аларның әти-әниләре ныклап яңа уку елына әзерләнә башлаячак. Бу көннәрдә исә Актаныш районының мәгариф учреждениеләре балаларны кабул итү буенча әзерлек сызыгына басты.
.jpg)
Билгеле булганча, агымдагы елның 13 сентябрендә республика халкы Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәләргә депутатлар сайлаячак. Бу уңайдан Актаныш районы җирлекләрендә халык белән сайлау алды очрашулары дәвам итә.

Татарстан АССРның 100 еллык юбилее кысаларында энергетиклар зур бүләк кабул итеп алды. Әнәк авылында «Челтәр компания»се җәмгыятенең яңа бинасы ачылды. Бинада Актаныш районы район электр челтәрләренең базасы урнашачак. Энергетикларны яңа өй туе белән котларга Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Челтәр компания»се ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов килде.
Шул рәвешле Республиканың яшьләр эше министрлыгы һәм яшьләр берләшмәләре лидерлары район яшьләре белән очрашты.
.jpg)
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Мөфтиева Гөлнара Әбелгас кызы, район мәгариф идарәсе методист-психологы Гимадиева Фирузә Флүс кызы, Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова Мәйсәрә Фаис кызы, 1 нче санлы гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы тәрбиячесе Шәйдуллина Энҗе Фәнис кызы, Актаныш технология техникумы мастеры Сәйфетдинов Илфак Ильяс улы, 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Ханнанова Руфина Риф кызы, 2 нче санлы гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбибуллина Альбина Мөдәрис кызы.
.jpg)
Аерым фәннәрне тирәнтен узләштерүле Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Минһаҗева Раушания Котдус кызы, Богады төп белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Вәҗетдинова Тәнзилә Мирфайда кызы, 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Даутова Алсу Камил кызы, Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Шәйхуллина Светлана Риф кызы, аерым фәннәрне тирәнтен узләштерүле Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Госманова Дания Гайнелгыйлем кызы “Татарстан Республикасы Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.
.jpg)
2018 елда районыбызның мөхтәрәм кешесе, озак еллар мәгариф идарәсен җитәкләгән, мәгариф системасына тирән эз салган Шакиров Әхсән Шакирович исемендәге премия булдырылды. Әлеге премия нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән, белем һәм тәрбия бирүдә югары күрсәткечләре булган укытучы һәм тәрбиячеләргә тапшырыла.
.jpg)
Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Сәрвәрова Фирая Мөбәрәк кызы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының директор урынбасары Хәертдинова Глүзә Нурлыгаян кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
.jpg)