ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2020 ел
җомга

Районның терлекчелек тармагындагы июль ае күрсәткечләренә багышланган 24 форма-киңәшмә Актанышта 21 август көнне оештырылып, аның эшендә хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, идарә белгечләре катнашты. Район башлыгы Энгель   Фәттахов идарәлегендә үткән киңәшмәдә терлекчелеккә кагылышлы төп мәсьәләләр каралып, бу өлкәдәге вәзгыять анализланды, хезмәтчәннәр айлык эшчәнлекләренә бәя алды.

2020 елның 22 августына начар метеорологик күренешләр фаразланмый

Һава торышы:

Алмашынучан болытлы һава.

Урыны белән бераз яңгыр.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр,

көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +7..+10º, максималь һава температурасы көндез +16..+20˚.

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Министрлык «Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә 2020 елның 1 июненнән 1 сентябренә кадәр «Без - дөнья!» республика медиаконкурсы гамәлгә ашырыла.

Медиаконкурс өч юнәлеш буенча иҗади бәйге булып тора: «Текст эшләре», «Видео-эшләр» һәм «График эшләр». Тулырак мәгълүмат Кушымтада бирелгән.

Конкурс эшләрен җыю заявканы http://atmrt.ru/  сайтында тутыру юлы белән башкарыла, анда заявка формасын тутырырга һәм конкурс эшен беркетергә кирәк. Гариза бирү кампаниясе йомгаклары буенча катнашучылар материалларына һәм эшләренә эксперт бәяләве узачак, аннан соң Медиаконкурсның 12 номинациясенең һәркайсында җиңүчеләр сайлап алыначак һәм бүләкләнәчәк. Конкурска гаризалар 2020 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.

Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезгә KAZAN DIGITAL WEEK-2020 халыкара форумы турында хәбәр итәбез. Бу истәлекле вакыйга Казан шәһәрендә виртуаль форматта, 2020 елның 21-24 сентябрендә узачак.

Дача сезонында  вакытлыча яшәү өчен төзелгән йортны халык үзенә уңайландырып төзи. Кыш яшәү өчен дә мөмкинлекләр, уңайлыклар тудыра. Милекчеләр өчен әлегә кадәр йортның билгеләнешен билгеләү мөмкин түгел иде. Бакчачылык һәм яшелчәчелек турындагы закон нигезендә, мөндый мөмкинлек туды, дип хәбәр итә Татарстан Росреестры.

 

Тулы вариант рус версиясендә.

2020 нче елның 19 нчы августыннан 02 нче сентябренә кадәр вакыт аралыгында балалар өчен товарлар, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы хакында сораулар буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим,  Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан “кайнар элемтә” оештырыла.

Кичә, 20 августта, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 12 утырышы эшендә катнашты. Узган чара кысаларында ул Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең ведомство төзелүгә 10 ел эчендә ирешкән уңышлары турында сөйләде, шулай ук 2020 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләрен әйтте һәм республикада гамәлдә булган милли проектларны исәпкә алып, агымдагы һәм озак вакытка исәпләнгән бурычларны билгеләде.


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә 3 төркемле һәм аннан азрак балалар бакчалары арасында Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы беренче урынга лаек булды. Коллективның бу уңышында педагог-хезмәткәрләрнең дә, шулай ук иганәчеләрнең дә өлеше зур. Яңа уку елына әзерлек кысаларында "Тылсым"да спонсорлар ярдәме белән мәктәп ягында "Инглиз теле" кабинеты, балалар бакчасы ягында "Полилингваль белем бирү" бүлмәсе булдырылды.

Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Кашапова Лилия Рим кызы; Аеш башлангыч мәктәбе укытучысы Закирова Фәнҗия Рәвис кызы; 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы Шириева Эльвира Хәмит кызы; 4 нче санлы гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы тәрбиячесе Ганиева Эльвира Илгиз кызы; Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салахова Венера Хәмит кызы, балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Зарипова Рәзидә Кәшбелгыйлем кызы;

Актанышка бал ярминкәсе кирәкме? Бу сорауны без актанышлыларның үзләренә юнәлттек. Әйе, Актанышта бал бәйрәме кирәк!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International