ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Район буенча иген уңышының күләменә килгәндә, иң югары гектар уңышы  “Нигез” хуҗалыгында теркәлгән – бер гаектарга уртача 58 центнер. Икенче урында – “Әнәк” агрофирмасы,  уңдырышлылык гектардан 51,7  центнер. “Нур” хуҗалыгында да бөртеклеләрнең гектар уңышы сөендерә – 48,1 центнер.

Хуҗалыклар арасында суктырылган ашлык күләме буенча  “Әнәк”  алда бара – агрофирманың тулаем җыемы  23 980 тонна. Икенче урында “Актаныш” агрофирмасы   - 17 678 тонна, өченче урында “Тамыр” хуҗалыгы  - 7 151 тонна.

Басу-кырларда кызу урак өсте.  Игенчеләр әйткәнчә,  вакытында башларга, вакытында бетерергә кирәк. Әмма һава шартлары белән исәпләшми булмый. Узган атнада тоташка киткән яңгырлар кыр батырларының эшенә ярыйсы гына аяк чалды – 31 көндә бетерергә ниятләнгән урып-җыю кампаниясенең срокларын шактый гына озынайтырга мәҗбүр итте ул.

Районның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  оператив белешмәсеннән күренгәнчә, 24  августка Актаныш районында  25 645  гектар  мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган (суктырылган), бу барлык мәйданның 56 процентын тәшкил итә.

Коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы тарафыннан эшсез калган гражданнарга ярдәм дәвам итә. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр Актаныш районы мәшгульлек бюросында 169 эшсез граждан теркәлде. Шуларның 83е әле дә эш урыны таба алмаган. Электән рәсми төстә эшле саналмаган гражданнар да федераль ярдәм күрсәтелә башлагач, биржага килеп, эшсезләр сафын ишәйтәләр. Пандемия вакытында бирелгән субсидияләр октябрь аеннан туктала. Шул сәбәпле эшсезләр саны кимер дип фаразлана. 

«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 3.03.2000 ел, №95 Татарстан Республикасы Законы белән куелган бурычларны тормышка ашырып, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауга ярдәм итү, бозылган очракта аларны торгызу буенча; кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны, шул исәптән дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, дәүләт органнары һәм федераль хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән берлектә, видео аша кабул итүләр үткәрү тәҗрибәсен дәвам итә.

2020 елның 25 августында 14.00 сәгатьтә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасында видеоэлемтә буенча гражданнарны кабул итә.

Кабул итүгә алдан язылу (843) 236-41-80 телефоны буенча башкарыла (кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).


23
август, 2020 ел
якшәмбе

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

00 сәгатьтән 09 сәгатькә кадәр. 2020 елның 24 августы

2020 елның 24 августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


22
август, 2020 ел
шимбә

33  районда булып, ТАССРның 100 еллыгы әләме 22 август көнне  Актаныш җиренә килеп җитте. Аны, иң элек, “Батыр” универсаль спорт комплексында велосипедчылар каршы алды. Велосипедчылар Актаныш урамнары аша әләмне  Җиңү паркына алып килде. Паркта  актанышлылар ТАССРның 100 еллыгы әләмен актанышлылар Россия флагы белән каршы алды. Актанышта бүген ике бәйрәм бергә туры килде. Россия флагы көне һәм быел Бөек Җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан биредә тантаналы митинг булды, яуда ятып калган яугирләр истәлегенә Җиңү паркындагы Батыр солдат һәйкәленә, обелиск-мемориал такталарга чәчәкләр салынды.

        Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

сәгать 00нан башлана. 08 сәгатькә кадәр. 23 август 2020 ел. Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 23 августында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.


21
август, 2020 ел
җомга

Актанышта Иске Идел ярын  төзекләндерү проекты буенча икенче фикер алышу булып узды. Исегезгә төшерәбез, ике атна элек «Архитектура десанты» командасы халыкның барлык теләкләрен тыңлады.
Ул чакта архитекторлар, авыл кешеләренең иң мөһим таләпләрен исәпкә алып, проект эшләргә сүз бирделәр. Бүген исә проект тәкъдим ителде.  Чарада район башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары, педагоглар, күпсанлы халык катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International