Уналты яше тулмаган балалары булган, моңа кадәр коронавируслы хәлгә бәйле рәвештә бирелүче акчалата түләүне алырга мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр гаризаны 30 сентябрьгә кадәр яза алалар
Аскы Актаныштагы "Кояшкай" һәм Яңа Әлемдәге балалар бакчалары 1 сентябрьгә нәни дусларын капиталь төзекләндерелеп каршы ала. Биналарның түбәләре, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды, инженерлык коммуникацияләре яңартылды, җылылык, янгыннан саклану системасы, уен бүлмәләрендә җылытылган идәннәр һәм башка уңайлыклар эшләнде.
Актанышта туып-үскән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов игелекле гамәлләре белән райондашларыбызны һәрчак сөендереп тора. Бу уку елы алдыннан Ирек Фәрит улы үзе укыган 2 нче санлы Актаныш мәктәбенә музыкаль аппаратуралар бүләк итте. Заманча өй кинотеатры мәктәпнең Мәҗлесләр залына урнаштырылды.
Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы: татарстанлыларга кадастр исәбе турында нәрсә белергә кирәк.
Бүгенге брифингтагы сөйләшү "Актаныш районында авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына башкарылган эшләр" дигән темага багышланды. Брифингны район Советының масскүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мәхмүт кызы Тимерова алып барды.
Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Флүс кызы Галимҗанова Актаныш районында авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында ачыклык кертте.
Татарстанда күчемсез милек базары пандемиягә кадәр булган дәрәҗәгә чыга.
Кулларына чәчәк гөлләмәләре тоткан ап-ак бантлы кызлар, яңа, матур костюм- чалбарлар кигән шаян егетләр мәктәпкә баруны сагынып көтә, чөнки быел каникуллар озакка сузылды, җитмәсә соңгы чиректә укулар да мәктәпкә бармыйча оештырылды.
Быел Актаныш районында 323 укучы тәүге тапкыр мәктәп ишекләрен ачып керәчәк. Беренче сыйныф укучыларының 38-е мәктәпкә әзерләнергә ярдәм көтә. II- XI сыйныф укучылары арасында 35 бала өлкәннәр булышуына мохтаҗ.
24 нче форма киңәшмә ай саен терлекчелек өлкәсендә иң яхшы эшләүчеләрне билгели. Июль ае йомгаклары буенча «Нигез» хуҗалыгы, «Актаныш” агрофирмасы, “Башак” хуҗалыгы мал баш саннарын киметмәгән, сөттә үсешкә ирешкән, терлекчелек продукциясен уңышлы сатып, акча керемен арттыручылар булып танылды. Әлеге хуҗалыкларның җитәкчеләренә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов акчалата бүләкләр тапшырды. Ике мактаулы ат сыннарының берсе “Нигез” хуҗалыгына, икенчесе Теләкәй авыл җирлегенә юл алды.
Татарстанда күчемсез милек базары пандемиягә кадәр булган дәрәҗәгә чыга.
Бүгенге көндә районыбыз аграрийлары, урып-җыю белән беррәттән, көзге кыр эшләре белән мәшгуль. Басуларда уҗым культуралары өчен җир әзерләү, чәчү, пар мәйданнарын эшкәртү, зябка сукалау кебек эшләр башкарыла. Көзге культуралар өчен 10 мең гектардан артык мәйдан эшкәртелгән. Бүгенге көнгә көзге чәчү 3 мең гектарда башкарылган.
.jpg)