Пучы авылында яшәүче Фәнүзә Галимова социаль хезмәткәр булып 2003нче елдан бирле эшли. Бүген Фәнүзә ханым алты өлкән кешене тәрбияли, күбесе 80 яшьтән узган, арада сәламәтлекләре какшап, инвалидлык алганнары да бар. Хөкүмәт тарафыннан гарантияләнгән хезмәт күрсәтелә. Кибеттән азык-төлек алып кайту, өйне чиста-пөхтә тоту: идән-кер юу- болары мәҗбүри эшләр. Ә өлкәннәр өчен иң мөһиме- күңел җылысы, якынннан рәхәт аралашу- Фәнүзә Галимованы нәкъ менә шушы сыйфатлары өчен яраталар, килүен хөрмәт итәләр. 93 яшьлек Хәнифә апа Нәгъметдинованы әле Фәнүзә ханым өч ай гына карый, әмма ике арада дуслык җепләре көннән-көн ныгый, уртак телне тиз тапканнар. Хәнифә апа социаль хезмәткәрнең эшеннән бик канәгать.
.jpg)
Актанышның 12нче бистәсе, чын мәгънәсендә, яшьләр бистәсе. Урамнарда балалар тавышы да тынып тормый биредә. Әмма бүген уникелеләр шушы сабыйларга бер генә балалар мәйданчыгы да булмаудан зарлана. Бөтен бала-чага “Умырзая” бакчасы янында. Олысы-кечесе, җәяүлесе -велосипедлысы ямьне шуннан “эзли”. Әмма бу урында юллар киселеше, монда машиналар хәрәкәте. Ата-аналарның борчылуы да урынлы.
.jpg)
Бу көннәрдә район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре “Уңыш-2020” профилактика операциясе үткәрә. Әлеге чараның максаты – урып-җыю эшләре алып барылган урыннарда, яңа уңышны саклау һәм эшкәртү объектларында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә янгын сагын көчәйтү, ут-күз чыгуга юл куймау.

2020 елда үзара салым программасы буенча район бюджетына барлыгы 52 млн. 258 мең сум акча керде. Бүгенге көнгә халыкның дәүләт тарафыннан дүрткә тапкырланган акчаларының 66,7 проценты максатчан эшләргә юнәлдерелгән: аларга биржа мәйданчыкларыннан, конкурслардан чыккан эшләр башкарылачак.
.jpg)
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү вакытында 48 гаиләне хөрмәтләделәр.
Чакырылган гаиләләрнең яртысыннан артыгы-күп балалы гаиләләр. Алар барысы да яраткан ата-аналар һәм ир белән хатын буларак, үз тармакларында танылган профессионаллар буларак танылган.
Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесендә безнең Актаныш районыннан Иске Богады җирлегендә яшәүче Илфак һәм Илфира Гаяновлар да катнашты.
.png)
Минтимер Шәймиевнең тормыш юлы — илебезнең барлык сәяси лидерлары өчен үрнәк. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин шулай дип саный. Бу фикерен ул Актаныш районы Әнәк авылында Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачу тантанасында әйтте.
«Шушы тантаналы чарада зур хөрмәт һәм дулкынлану белән катнашам. Минтимер Шәриповичның тормыш юлы илебезнең барлык сәяси лидерлары өчен үрнәк булып торды. Ул бүген дә күренекле сәяси лидер, илдә зур сәяси аренада аның тавышы гел ишетелә», — диде Игорь Паньшин.
Президент Татарстана Рустам Минниханов прошелся по парку, где сегодня установили бюст Государственному советнику РТ Минтимеру Шаймиеву, оценив благоустройство территории.
«Современная, комфортная инфраструктура определяет качество жизни людей. Спортивные площадки, места для отдыха и досуга должны быть доступны в любом населенном пункте республики независимо от его величины. Сердце радуется, когда вижу, что во многих, даже отдаленных уголках нашей республики, есть такие места, ничем не уступающие городским паркам», — заметил Рустам Минниханов.
Әнәк авылында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевка бронза бюст куелды. Шулай ук “Бабайда кунакта” ял паркы ачылды.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән Герой яки хезмәт Герое исеме бирелгән затка аның Ватанында бронза бюст куелырга тиеш. Бүгенге бюст ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин катнашты.
Бүген республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевнең туган ягы Актаныш районы Әнәк авылында бюст ачылу тантанасы узды. «Бу — гомуми хезмәт һәм горурлык», — дип бәяләде бу вакыйганы Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында.
Бүген Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачылды.
Тантаналы чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин һәм башкалар катнашты.