Әнәк авылында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевка бронза бюст куелды. Шулай ук “Бабайда кунакта” ял паркы ачылды.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән Герой яки хезмәт Герое исеме бирелгән затка аның Ватанында бронза бюст куелырга тиеш. Бүгенге бюст ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Минтимер Шәрип улы Шәймиевка бюст ачу – күренекле замандашка гына түгел, ә тәрбияви характердагы вакыйга да, дип билгеләп үтте: «Минтимер Шәриповичның тормыш юлы – татарстанлыларның үсеп килүче буыны өчен үрнәк һәм ориентир. Нәкъ менә шундый мисалларда без яшь буынны, чын патриотларны тәрбияләргә тиеш. Шәхсән үз исемемнән, Президент исеменнән түгел, ә шәхсән Минтимер Шәриповичка рәхмәт әйтәсем килә. Сез-безнең укытучы», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Федарациясе Президенты Владимир Путин экраннан сәламләп, Татарстан Республикасына, җитәкчелеккә, аерым алганда Минтимер Шәймиевнең хезмәтенә олы бәя бирде.
Минтимер Шәймиев очрашуда катнашкан авылдашларына, шушы тантананы оештыручыларга рәхмәт белдерде, бюстның авторы- сынчы Фәнил Вәлиуллинга чәчәк гөлләмәләре тапшырды.
Тантанада катнашучылар бу көнне Минтимер Шәймиевнең балачагыннан алып хәзерге көненә кадәр гомер юлын күздән кичерде. Әтисе Шәрип ага, әнисе Нәгыймә апаның игелекле тәрбиясендә үскән малай – Минтимер- Миңкәйнең тормышы белән кунаклар бюст ачу тантанасында да, паркны караганда да таныштылар.
«Бабайда кунакта» ял паркы Әнәк авылындагы буа ярларын төзекләндереп ясалган. Парк тугыз зонага бүлеп эшләнгән. Һәр мәйданчыкның үз исеме. «Гармунчы» мәйданчыгында Актаныш гармунчыларына кушылып Минтимер ага “Алмагачлары” җырын башкарды, ә “Шахматлар”да шахмат партиясендә йөреш ясады. «Көрәш»,«Чаптын»,«Шахматлар», «Радиоалгыч», «Нәсел агачы» арт-объектларында ТР Беренче Президентының үз тавышы белән сөйли торган аудиоязмаларны ишетергә була.