Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
28 августта көндез, төнлә һәм 29 августта көндез Татарстан Республикасы территориясендә актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшенле яңгырлар, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин, көчле яңгырлар, урыны белән боз яварга мөмкин.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Күп явым-төшем төшүе турында мәгълүмат алганда:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Боз яуганда:
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
“ТАШКЫН” хуҗалыгында сыерларны ике елга якын инде роботлар сава. Сөтбикәләр савымчыларның җылы кулларын әллә ни сагынмый төсле. Роботларның савуына тиз ияләшкәннәр. Роботлар савар алдыннан терлекнең җиленнәрен юа, массаж ясый, махсус эремә сиптерә. Аннан соң саву эшенә керешәләр. Сыерның имчәкләрен лазер белән табалар һәм аппаратны тоташтырып савалар. Саву төгәлләнгәч, ачып чыгара да, аның урынына икенчесе керә. Компьютерда урнаштырылган махсус программа терлек хакында барлык мәгълүматларны да күрсәтә. Сыерның нәселе, сәламәтлеге һәм сөт күрсәткечләре хакында белешмә бирә.
.png)
Һәм, ниһаять, шушы көннәрдә Актаныш районы башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге велосипед спортын популярлаштыру юнәлешендә мөһим адым ясый - Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев инициативасы белән Актанышта велосипедчылар клубы төзеләчәк.
.jpg)
Хуҗалыклар арасында суктырылган ашлык күләме буенча “Әнәк” агрофирмасы алда бара – агрофирманың тулаем җыемы 28 370 тонна. Икенче урында “Актаныш” агрофирмасы - 20 125 тонна, өченче урында Нур Баян исемендәге хуҗалык – 8 875 тонна.
.jpg)
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева кече һәм урта эшмәкәрләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме турында сөйләде. Актаныш районындагы тугыз эшмәкәр федераль программалардан файдаланып, бизнесын үстерүгә ярдәм алган. Муниципалитетның җирле эшмәкәрләргә мондый мөмкинлек тудырырга тулы мөмкинлеге бар. Районда кулланылмый торган 34 күчемсез милек объектлары исемлеге төзелде.
Бүгенге көнгә районның урып-җыю лидерлары сафын “Чишмә” хуҗалык җитәкли. Чишмәлеләр көзге кампанияне 92 процентта башкарып чыккан. 86 процент күрсәткеч белән “Нигез” хуҗалыгы икенче урында бара. “Актаныш” агрофирмасында башкарылган эш күләме 81 процентны, “Чишмә” агрофирмасында 75 процентны тәшкил итә.
.jpg)
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив белешмәсеннән күренгәнчә, 27 августка Актаныш районында 30 900 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган (суктырылган), бу барлык мәйданның 67 процентын тәшкил итә. Бүгенге көнгә районда 139 400 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - гектардан 45 центнер. Чагыштыру өчен, узган елның шул ук датасына районда 29 000 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелып, 107 000 тонна ашлык суктырылган булган, уңдырышлылык гектардан 36 центнерны тәшкил иткән.
.jpg)
Казан шәһәрендәге Актаныш якташлык җәмгыяте 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң яхшы эшләүчеләрнең берсе дип табылды, 23 якташлык җәмгыяте катнашкан республикакүләм бәйгедә II урынга лаек булды. Актаныш якташлык җәмгыятен озак еллар Иске Әгъбәс авылында туып-үскән Вәсим Вахитов җитәкли. Җиңүчегә 300 мең сум күләмендәге акчалата бүләк тапшырылды. Шулай ук Әлки районы якташлык җәмгыяте дә икенче урында. Өченче урынны яулаган Нурлат, Биектау һәм Апас якташлык җәмгыятьләренә 200 мең сумлык бүләк тапшырылды. Беренче урында Буа якташлык оешмасы.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
07 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр. 2020 елның 28 августы
2020 елның 28 августында көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, урыны белән боз явуы көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Әтәс авыл җирлеге халкы соңгы елларда мал асрауга йөз белән борылган. 275 хуҗалыкның 120дән артыгында бүген ихата бәрәкәте булган терлек асрала. Соңгы елда савым сыерлары күзгә күренеп арта. Моны җирлек башлыгы Эльвира Насыйрова ышанычлы дәүләт ярдәме һәм сөткә тотырыклы бәя саклану белән аңлата. КФХларда 40-56шар баш эре терлек асраучылар бар. Кайбер җирлекләрдә көтү кадәр көтүләр беткәндә, бу мактауга лаек күрсәткеч.
.jpg)