ТУРЫ ЭФИР: ТР ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ ДЕПУТАТЫ ИРЕК САЛИХОВ "ҮЗ МӘКТӘБЕҢӘ БУЛЫШ" АКЦИЯСЕНӘ КУШЫЛДЫ

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Актанышта туып-үскән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов игелекле гамәлләре белән райондашларыбызны һәрчак сөендереп тора. Бу уку елы алдыннан Ирек Фәрит улы үзе укыган 2 нче санлы Актаныш мәктәбенә музыкаль аппаратуралар бүләк итте. Заманча өй кинотеатры мәктәпнең Мәҗлесләр залына урнаштырылды. Иганәче тапшырган өй кинотеатры укучыларның дәресләрен һәм дәрестән тыш вакытларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирәчәк. 2 нче санлы Актаныш мәктәбе директоры Илшат Вахитов бу затлы бүләк өчен зур рәхмәтен белдерде.
2020-2021 нче уку елында 2 нче санлы Актаныш мәктәбендә 795 укучы белем алачак, 90 малай һәм кыз беренче сыйныфка укырга керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International