Бүгенге брифингтагы сөйләшү "Актаныш районында авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына башкарылган эшләр" дигән темага багышланды. Брифингны район Советының масскүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мәхмүт кызы Тимерова алып барды.
Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Флүс кызы Галимҗанова Актаныш районында авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында ачыклык кертте.
Аккүз, Әтәс авыл җирлегендә үзара салым акчасына халык ихтыяҗларын хәл итү - Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галина Ибраһим кызы Имамова, Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Флүн кызы Насыйрова, үз җирлекләрендәге эшчәнлек буенча хисап тотты. Үзара салым акчаларын үзләштерүдә юл төзү оешмалары активлык күрсәтә. Районның ИТК оешмасының баш хисапчысы Булат Нияз улы Суфиянов оешма тарафыннан башкарылган эшләргә тукталды.