Районыбызның биш педагогы Ә.Ш. Шакиров исемендәге премиягә ия булдылар

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

2018 елда районыбызның мөхтәрәм кешесе, озак еллар мәгариф идарәсен җитәкләгән, мәгариф системасына тирән эз салган Шакиров Әхсән Шакирович исемендәге премия булдырылды. Әлеге премия нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән, белем һәм тәрбия бирүдә югары күрсәткечләре булган укытучы һәм тәрбиячеләргә тапшырыла.
Быел әлеге бүләккә лаек булган педагоглар исемлеге:
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының физика укытучысы БаҺаутдинова Римма Гранит кызы, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашап кызы, Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Имамова Рузилә Хаҗип кызы, катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасының укытучы-логопеды Нуртдинова Фәнирә Гатуф кызы, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гилметдинов Марат Илсур улы;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International