ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр:Насыйрова Әлфия Әхмәтшәех кызы – Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы; Нәгыймова Дилбәр Рафаэл кызы – Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы;


19
август, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Актаныш районының Иске Айман авылында икмәк эшкәртү комплексы файдалануга тапшырылды. Районыбыз өчен мөһим вакыйганың сөенечен Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров  уртаклашты. Тантанада шулай ук  Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, “Сетевая компания”  ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, “Әнәк” агрофирмасы акционеры Альберт Мостафин катнашты.

Комплекска  тырыш хезмәте белән дан алган, халык абруен яулаган Татарстанның атказанган агрономы Мәүлиев Мэлс Миргазиян улы исеме бирелде.

 

19 август көнне  Актаныш районының Әнәк авылында "Сетевая компания”   ААҖнең җитештерү базасы рәсми төстә ачылып, ул файдалануга тапшырылды.  Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, “Сетевая компания”  ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, объект төзелешенә өлеш керткән предприятие - оешма җитәкчеләре һәм коллективлары катнашты.

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

18 сәгатьтән 19 августның 18 сәгатенә кадәр. 2020 елның 20 августы.

2020 елның 20 августында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле төньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метр тизлектә җил көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Укытучыларның август конференциясе мәгариф хезмәткәрләре өчен көтеп алынган бәйрәм. Быелгы гади булмаган шартарада да үтте ул – тик, пандемия сәбәпле, чарага чакырылучы мөгаллимнәрнең саны кимрәк иде.

Дача сезонында  вакытлыча яшәү өчен төзелгән йортны халык үзенә уңайландырып төзи. Кыш яшәү өчен дә мөмкинлекләр, уңайлыклар тудыра. Милекчеләр өчен әлегә кадәр йортның билгеләнешен билгеләү мөмкин түгел иде. Бакчачылык һәм яшелчәчелек турындагы закон нигезендә, мөндый мөмкинлек туды, дип хәбәр итә Татарстан Росреестры.

Тулы вариант рус версиясендә.

2020-2021нче уку елы башланыр алдыннан традицион мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе «Цифрлы икътисад өлкәсендә кадрлар әзерләүдә мәгариф системасы алдына куелган бурычлар» темасы астында узды. Август киңәшмәсенә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов рәислек итте. 

 


18
август, 2020 ел
сишәмбе

Мәктәпләрнең тышкы ягы каралды, хәзер эчтәлеген булдыру төп максат!

Олуг юбилее уңаеннан котларга Мәгъмүрә Әмирҗан кызын район, авыл җирлеге җитәкчелеге белән берлектә, элеккеге хезмәттәшләре, кардәш-туганнары гаиләләре белән килделәр. Изге теләкләрен, рәхмәт сүзләренә төреп, чәчәк гөлләмәләре бүләк иттеләр. Бүләкләрнең иң олысы илебез президенты Владимир Путинның котлау хаты белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикнамәсе һәм Актаныш сурәтләре белән бизәлгән күчтәнәч кабы булгандыр. Әлеге бүләкләрне юбилярга район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова тапшырды. 

2020 нче елның 19 нчы августыннан 2 нче сентябренә кадәр вакыт аралыгында балалар өчен товарлар, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы хакында сораулар буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим,  Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан “Кайнар элемтә” оештырыла. Барлык кызыксындырган сораулар буенча (88552) 32-06-07, 32-05-39, (88552) 46-41-52 номерларына шалтыратырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International