100 ЯШЬКӘЧӘ ЯШӘРГӘ: Солтангол авылында яшәүче Мәгъмүрә Әмирҗановага 95 яшь тулды

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Бүген 95 яшен түгәрәкләгән Мәгъмүрә апа Әмирҗановага гозере төшмәгән бер генә авылдашы да юктыр, бик күпләр рәхмәтле аңа. Гомере буе Иске Солтангол кибетендә сатучы булып эшләгән ханым авылдашларының үтенечен беркайчан аяк астына салмый. Азык-төлеген дә юнәтә, җиһазын да кайтарта- чоры шундый була шул, әле ул вакытта базарлар, бүгенгедәй киштәләре сыгылып торган универсам-сәүдә үзәкләре юк чорлар. Бердәнбер  сату ноктасы-авыл кибете, юнь товар кайтса, озын-озын чиратлар барлыкка килә торган чаклар. Мәгъмүрә һәр сатып алучыга игътибарлы, «сдачаларны» тиенен-тиенгә кайтара, ревизия ясалган вакытта да растраталары булмый аның. Шуңа күрә дә бүген картаймыш көнендә йөзе якты, күзләре нурлы. Туган-кардәшләренең кайгыртуында озын гомер кичерә.

Олуг юбилее уңаеннан котларга Мәгъмүрә Әмирҗан кызын район, авыл җирлеге җитәкчелеге белән берлектә, элеккеге хезмәттәшләре, кардәш-туганнары гаиләләре белән килделәр. Изге теләкләрен, рәхмәт сүзләренә төреп, чәчәк гөлләмәләре бүләк иттеләр. Бүләкләрнең иң олысы илебез президенты Владимир Путинның котлау хаты белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрикнамәсе һәм Актаныш сурәтләре белән бизәлгән күчтәнәч кабы булгандыр. Әлеге бүләкләрне юбилярга район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова тапшырды. Рәйхан Флүс кызы Мәгъмүрә апага “100 яшькәчә яшәргә!”-,дигән наказ да куйды. Елмаеп, балкып өй түрендә утырган Мәгъмүрә апаның йөзектән узарлыгы бар әле, күз тимәсен! Күзлексез гәҗитен укый, йорт эшләрендә дә булдыралганча ярдәм итә. Иске Богады авыл җирлеге башлыгы   Илсур Фәттахов авылдашын “Тамыр” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Мирзаянов исеменнән котлап истәлек бүләге тапшырды. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Рафаэль Зәйнуллин чәчәк гөлләмәләре бүләк итте. Бүген бу гаиләдә икеләтә, хәтта өчләтә юбилейлар көне икән. Мәгъмүрә апа күз карасыдай тәрбияләп үстергән, төп йорттагы туганнарының улы һәм кызы, игезәкләр- Рузалин энекәше белән Розалия сеңелесенең дә юбилейлары, 55 яшь тулган көннәре.

Ихлас күңелдән райондашларыбызны котлыйбыз! Бүгенге матур, бердәм тормышыгыз озын-озак дәвам итсен! Гаиләгездә озын гомерлеләр артып торсын, ишәйсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International