БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Актанышта укытучыларның август киңәшмәсе үтте

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Укытучыларның август конференциясе мәгариф хезмәткәрләре өчен көтеп алынган бәйрәм. Быелгы гади булмаган шартарада да үтте ул – тик, пандемия сәбәпле, чарага чакырылучы мөгаллимнәрнең саны кимрәк иде.

Актаныш районы педагогларының традицион август киңәшмәсе Әлфия Афзалова исемендәге мәдәният йортында гамәлләштерелде. “Цифрлы икътисад өлкәсендә кадрлар әзерләүдә мәгариф системасы алдында куелган бурычлар” дигән темага багышланды ул.

Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов ачып җибәрде. Быел да мәгариф системасындагы мөһим чараларның берсе булган киңәшмә эшендә дәрәҗәле кунаклар - Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты директоры Елена Ефимовна Мерзон, Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Булат улы Алишев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International