БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Актаныш районында икмәк эшкәртү комплексы файдалануга тапшырылды

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Бүген Актаныш районының Иске Айман авылында икмәк эшкәртү комплексы файдалануга тапшырылды. Районыбыз өчен мөһим вакыйганың сөенечен Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров  уртаклашты. Тантанада шулай ук  Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, “Сетевая компания”  ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, “Әнәк” агрофирмасы акционеры Альберт Мостафин катнашты.

Комплекска  тырыш хезмәте белән дан алган, халык абруен яулаган Татарстанның атказанган агрономы Мәүлиев Мэлс Миргазиян улы исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International