19 август көнне Актаныш районының Әнәк авылында "Сетевая компания” ААҖнең җитештерү базасы рәсми төстә ачылып, ул файдалануга тапшырылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, объект төзелешенә өлеш керткән предприятие - оешма җитәкчеләре һәм коллективлары катнашты.
Актаныш районында сафка баскан яңа җитештерү базасы - фондларны яңарту юнәлешендә мөһим адым булып тора. Кыска вакыт эчендә төзелеш темплары югары булган объект муниципаль районга керү юлында әһәмиятле корылма булып тора.
"Сетевая компания” ААҖнең җитештерү базасын ачу тантанасында катнашкан җитәкчелек бина белән танышып та чыкты. Базаның архитектура идеясе административ-көнкүреш комплексына районның иң матур һәм күренмәле корылмаларының берсе булырга мөмкинлек бирә. Масштаблы төзелеш административ-көнкүреш корпусы бинасын, складны һәм җылы автостоянканы үз эченә алган, барысы да шәһәр төзелеше дизайнының соңгы тенденцияләрен исәпкә алып башкарылган. АБК бинасында офис һәм көнкүреш бүлмәләре урнашкан: кабинетлар заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, хезмәткәрләрнең эш урыннары максималь дәрәҗәдә автоматлаштырылган. 1000 кв. метрдан артык мәйданда “өй туе”ннан соң Актаныш РЭСының 60 хезмәткәре эшләячәк.
Яңа корылма муниципаль районның төп магистралендә урнашуы белән дә игътибарга лаек. Уңайлы керү юлы кулланучылар һәм филиал хезмәткәрләре өчен дә кулай.
Беренче катта Актаныш РЭСының “кулланучылар белән эшләү пункты” урнашкан. Ул елына 240-270 кешегә технологик тоташтыру һәм 230-250 җир кишәрлеген рәсмиләштерү кебек башка мәсьәләләр буенча хезмәт күрсәтергә сәләтле.