Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов: Инглиз теле, информатика укытуны югары баскычка күтәрергә кирәк(ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

2020-2021нче уку елы башланыр алдыннан традицион мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе «Цифрлы икътисад өлкәсендә кадрлар әзерләүдә мәгариф системасы алдына куелган бурычлар» темасы астында узды. Август киңәшмәсенә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов рәислек итте. 

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Хаева Венера “Цифрлы икътисад өлкәсендә кадрлар әзерләүдә мәгариф системасы алдына куелган бурычлар”, Казан Федераль университетының фәнни эшчәнлек буенча ректор урынбасары Алишев Тимерхан “Цифрлы икътисад өчен кадрлар”, Мәскәү цифрлы белем бирү институты профессоры, педагогик фәннәр кандидаты Кондаков Александр Михайлович “Цифровая трансформация в образовании”, Казан (Идел буе) Федераль университетының Алабуга институты ректоры, педагогика фәннәре кандидаты, доцент - Мерзон Елена  “Мәгарифтә цифрлаштыру: тәҗрибә һәм перспективалар" темасына чыгыш ясады. 

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты җитәкчесе Гарипова Рузилә Илдар кызы – “Гимназия яңарыш дулкынында”, катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы мөдире Нургалиева Йолдыз Сәет кызы – ““Мобиль электрон белем бирү - балалар бакчасы” системасында балалар бакчасы эшчәнлеген оештыру”, аерым фәннәрне үзләштерүле Актаныш 2 санлы мәктәбенең информатика укытучысы Бакиров Рузил Флорид улы – “Мәгарифтә цифрлы мохит”, 1 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять укытучысы Сафиуллин Руслан Наил улы  – “Республика һәм район тарихында мәктәп эзләре” темаларын яктыртып ясаган докладлары мәгариф хезмәткәрләре тарафыннан уңай кабул ителде. 

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов 2019-2020 нче уку елын йомгаклап, район укытучыларына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, мәгариф хезмәткәрләренә максат-бурычлар билгеләде. 

Конференция ахырында яшь буынга белем, тәрбия бирүдә уңышларга ирешкән укытучылар хөрмәтләнде, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлекләренә нәтиҗә ясалды.

Район мәгариф хезмәткәрләре сафына тугыз яшь белгеч кабул ителде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International