ЯШЬЛӘР СУЛЫШЫ: Татарстан районнары буенча сәяхәткә чыккан “Яшьләр вакыты” автобусы Актанышка килде

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Шул рәвешле Республиканың яшьләр эше министрлыгы һәм яшьләр берләшмәләре лидерлары район яшьләре белән очрашты Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасында “Яшьләр вакыты” акциясе 2020 елның 4 августында старт алды. Автобус туры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Яшьләр вакыты – мөмкинлекләр вакыты” концепциясе кысаларында гамәлгә ашырыла.


Узган ел “Автобус 14..30” маршруты вакытында төрле сораулар яңгыраган иде. Быел яшьләр төрле идеяләрен, проектларын тәкъдим итә, - диде оештыручылар. Алдынгы карашлы яшьләр актанышлыларга лекцияләр укый, мастер-класслар үткәрә, районда яшьләр сәясәтен үстерү буенча егет-кызларның фикерләрен тыңлый. “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” дигән белем бирү маркеты кысаларында, яшьләрне грантлар, республика программалары, уңышлы проектлар белән таныштыралар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International