2020 елның 7 июлендә 991 нче санлы Хөкүмәт Карары белән расланган пассажирны һава юлы белән ташу шартнамәсен үтәү үзенчәлекләре, шул исәптән пассажир ташучының мондый Шартнамәнең шартларын берьяклы тәртиптә үзгәртү яисә аны үтәүдән баш тарту хокукы турында, шулай ук аерым гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы туганда һәм (яки) барлыкка килгән очракта, Россия Федерациясенең бөтен территориясендә югары әзерлек һәм гадәттән тыш хәл режимы кертелгән очракта, һава транспорты өчен түләнгән түләүне кире кайтару тәртибе һәм вакытлары, турында Нигезләмә үз көченә керде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан коронавирус йогышлы авыруы таралуга бәйле рәвештә турларны юкка чыгарган туроператорларның кулланучыларга тигез күләмле туристлык хезмәтләре күрсәтү, шулай ук юкка чыгарылган турлар өчен акчаны кире кайтару срокларын билгели торган карар (2020 елның 20 июлендәге 1073 номерлы) кабул ителде.
1. Карта номерын һәм ПИН-кодны чит-ятлардан сер итеп сакларга кирәк. Исегездә тотыгыз, бер генә зат та (шул исәптән банк хезмәткәрләре, картаны биргән) һәм бернинди шартларда да мобиль һәм стационар телефоннардан ПИН-код яки картаның чынлыгын тикшерү кодын соратып алырга хокуклы түгел (CVV2 яки CVC2).
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына халыктан кергән гаризаларның чишелеше турында таныштыруыбызны дәвам итәбез. 18 август көнне Актанышбаш авыл җирлегендә яшәүчеләрдән: “Урамнан үтәрлек түгел. Пычрак, кара балчык. Чүп машинасы да үтә алмый. Авзал урамы киселешендә ком салдылар, икенче өлеше шул көе калды”, - дигән сорау керә. Җирлектә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатеннән соң, аларның гозерләре тыңланды. Халык зары хәл ителде. Юл төзекләндерелеп куелды.
Мәктәпләрдә укулар башлану белән спорт чараларына да старт бирелде. Беренче булып Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары “Көзге кросс”та үзләрен сынады. Актанышның беренче санлы мәктәбе коллективы тулы составта сәламәтлек көне үткәрде: укучылар гуна түгел, мөгаллимнәр дә йөгереп, көчләрен бәяләде.
Мәктәпләрдә укулар башлану белән спорт чараларына да старт бирелде. Кадет интернат-мәктәбе “Көзге кросс”ны Советлар Союзы Герое Хәсән Заман улы Замановның туган көненә багышлап үткәрде. Уку йорты озак еллар Хәсән Заманов исемен йөртә. Союзкүләм Батырның исеменә тап төшермәскә тырышып, кадетлар физик яктан чыныгып үсәләр. Йөгерү ярышында физкультура укытучылары З. Р. Гәрәев, А.А.Гомәров җитәкчелегендә кадет интернат-мәктәбенең барлык укучылары да катнашты.
- Пенсиябез аз, дару алырга акчабыз җитми, дип минем бүлмә ишеген ачып керүчеләр бик күп. Инвалидлар җитәкчесе вазыйфасына алынганчы бу кадәр кешегә ярдәм кирәклеген башыма да китерми идем. Баксаң, бик матур, бай тормышыбызда ярдәмгә мохтаҗлар, сәламәтлекләре таушалганнар бик күп икән,- ди Фәйрүзә Разетдинова.
.png)
Актаныш авыл җирлеге Советы 1 нче санлы бермандатлы сайлау округыннан сайланачак кандидатлар 9 сентябрьдән сайлаучылар белән очрашулар уздыра. Аларның гозерләрен, сорау-тәкъдимнәрен өйрәнә. Бүген мондый очрашулар депутатлыкка кандидатлар Энгель Фәттахов, Радик Гаязов, Рузилә Гарипова, Ринат Хәернасов тарафыннан уздырылды.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясен тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, РФ Хөкүмәте Йортының Бүләкләү залында узды. 2019 елдагы хезмәтләре өчен бу премиягә 26 кеше лаек булган.
“РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә Болгар тарих-археология комплексын һәм Зөя утрау-шәһәрчеген музейфикацияләү проектына җитәкчелек иткән өчен мәдәният өлкәсендәге 2019 елгы РФ Хөкүмәте Премиясен тапшырды”, - диелә хәбәрдә.
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында 9 һәм 10 сентябрьда көчле җил саклана урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с кадәр .
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.